Һәр мәсьәлә – игътибар үзәгендә

2012 елның 9 августы, пәнҗешәмбе

Район башлыгы Татьяна Воропаеваның предприятие хезмәткәрләре белән чираттагы очрашуы “Тимер-металл корылмалар заводы“ ААҖендә үтте. Завод эшчеләре район башлыгына тормыш-көнкүреш проблемаларына кагылышлы сораулар белән мөрәҗәгать итте. Иске Зәй бистәсенең Макаров урамында тузган торак программасы нигезендә төзелгән йортта яшәүче Наил Усмановны кайбер төзекләндерү эшләренең төгәлләнеп бетмәве борчый.

–Әлбәттә, без яңа йортка күченүебезгә шат. Әмма кайбер эшләнеп бетмәгән эшләр нәтиҗәсендә йорт ныклыгына зыян килергә мөмкин. Мәсәлән, без яшәгән 22нче йортны файдалануга тапшырганда көннәр суык, җир туңа башлаган иде, биредә йорт тирәли янтүшәмә эшләнелми калды. Янтүшәмә, мәгълүм булганча, йорт стеналары ныклыгы өчен кирәк, – ди ул.

Татьяна Воропаева бу мәсьәләнең район җитәкчелеге тарафыннан контрольгә алынуын, төзүчеләргә эшне төгәлләү күрсәтмәсе бирелүен белдерде. Очрашуда шулай ук хезмәткәрләр Воздвиженка бистәсенең Яшьләр урамында йортларга су үткәрү, урамга асфальт салу мәсьәләләрен күтәрде. Шәһәрдә җәяүлеләр өчен куркыныч тудыручы юл участокларында машина йөртүчеләргә билгеле чикләүләр кертү кирәклеге дә әйтелде. Соңыннан район башлыгы заводта цехлар эшчәнлеге белән танышты. Яңа җитештерү линияләре булдырылудан, иң мөһиме, заводка яңа эшче көчләр кирәклегеннән канәгать калды ул. Бу райондагы эшсезлекне киметүгә ярдәм итәчәк, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International