Авылларда очрашулар

2012 елның 14 августы, сишәмбе

Район башлыгы Татьяна Воропаева авылларда халыкны шәхси сораулар белән кабул итүне яңадан башлады. Халык белән аралашуның төрле формалары кулланылса да, кеше белән күзгә-күз карап сөйләшүгә җитми. Шуңа күрә урыннарга чыгып, кешеләр белән аралашуга өстенлек күбрәк бирелә, диде район башлыгы Сәвәләй авыл җирлегендә үткән очрашуда. Очрашуга килгән һәр сәвәләйле сүзне быел җәй авылга су үткәрелү шатлыгын район башлыгы белән уртаклашудан башлады. Авыл җирлеге башлыгы Валерий Маркелов тырышлыгы һәм район җитәкчелеге ярдәме белән 12 ел сусызлыктан интеккән халык, ниһаять, проблеманың өлешчә чишелүенә ирешкән. 1 километр озынлыкта торба салынып, 90 хуҗалыкка су кергән. Бу максатка авыл җирлеге бюджетыннан – 130 мең, нефтьчеләрдән 73 мең сум акча бүленгән. Эшне алга таба да дәвам итәргә ниятлиләр. Килешүләр төзелгән инде, тагын 1 километр озынлыкта торба сузып, 100ләп хуҗалыкка су кертү күздә тотыла. Район башлыгына шушы мәсьәлә белән кергән өлкән яшьтәге кеше эшнең 15 августтан кабат яңарачагын ишеткәч, хәтта ышанмыйча торды. Өйгә кадәр су килү безнең зур хыял иде ул, диде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International