Республикада сәламәтлек саклау өлкәсендә беренчел медицина ярдәме эшчәнлеген камилләштерү киң колач алды. Бу уңайдан Татарстан Президенты йөкләмәсе буенча махсус карар кабул ителде. Шул максаттан «Шәһәр» һәм «Авыл» бүлекләреннән торган программа эшләнде.
Программа нигезендә агымдагы елда авыл җирлекләрендә 50 фельдшер-акушерлык пунктын модульле корылмалар белән алмаштыру һәм 300 фельдшер-акушерлык пунктына агымдагы ремонт үткәрү өчен республика бюджетыннан һәрберсенә 100әр мең сум акча бүлү каралды. Безнең районда исә модульле корылмалы фельдшер-акушерлык пункты Аксар авылында булачак һәм Сәвәләйдә заманча кече амбулатория булдыру карар ителде. Хәзер әлеге медицина учреждениеләренә су, газ, җылылык үткәрү өчен документлар әзерләү эше бара. Модульле конструк-цияләр якын көннәрдә кайтартылып урнаштырылачак. Ә республика бюджеты хисабына агымдагы төзекләндерү эшләре райондагы 5 фельдшер-акушерлык пунктына үткәрелә.
Район хакимияте һәм үзәк дәваханә җитәкчелеге карары белән төзекләндерү эшләре аеруча кирәк булган пунктлар сайлап алынып, аларга тендер нигезендә төзүче оешмалар билгеләнде. Кадер, Әхмәт, Ал. Бистәсе авылларында эш төгәлләнде инде. Аларда тәрәзә, идән яңартылды. Хәзер Югары Лоҗы һәм Сәрәпәле авыллары фельдшер-акушерлык пунктларында төзекләндерү эшләре бара. Аларда шәһәрнең “РемЭнергоСтрой” оешмасы подрядчылары эшли. Җитештерү-техник бүлеге башлыгы Андрей Харитонов белдерүенчә, алар килешү нигезендә пластик тәрәзәләр куя, идәннәрне тигезләп линолеум җәя. Югары Лоҗыда пунктка ишек кую каралган. Ә Сәрәпәледә, түбәдән су үтү сәбәпле, аны яңарту планга кертелгән.
Сәрәпәле фельдшер-акушерлык пунктында әлеге авыл һәм Камышлы халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтелә. Биредә 1997 елдан фельдшер булып Елена Агеева эшли. Башта пункт мәктәп бинасында урнашкан була. Бер ел элек, балалар саны аз булу сәбәпле, мәктәп ябылгач, ул мәдәният йорты бинасына күчерелә.
–Без өлешчә косметик төзекләндерү үткәреп, ишекне яңага алыштырган идек инде. Тик, түбәдән су үтү сәбәпле, монда ныклы төзекләндерү кирәк булуы ачыкланды. Без республика программасына керә алуыбызга бик шат. Чөнки сыйфатлы беренче медицина ярдәме күрсәтү өчен уңай шартлар булу зарур, –ди фельдшер.
Ике авылга 260тан артык кешегә медицина хезмәте күрсәтә ул. Хәер, авыл халкына фельдшер тәүлек дәвамында кирәк булырга мөмкин. Шуңа күрә Елена Яковлевна эш сәгате бетте, медпунктта төзекләндерү эше бара дип тормый, ярдәмгә мохтаҗларның һәрберсенә тиешле хезмәт күрсәтә. Фельдшер-акушерлык пунктының да төзекләндерү үткәрелгән бер өлешен шкафлар белән бүлеп, кабул итү алып бара. Беренче медицина ярдәме күрсәтү белән беррәттән, шәһәрдәге аптекалар белән төзелгән килешү нигезендә авыл халкы соравы буенча дарулар, медицина җиһазлары да алып кайтыла. Ә якын көннәрдә сәрәпәлеләр сыйфатлы итеп төзекләндерелгән, югары санитар таләпләргә җавап бирердәй фельдшер-акушерлык пунктына тиенәчәк.