Эшләре көйле бара

2012 елның 3 августы, җомга

2 августта алынган мәгълүматларга караганда, районда 15590 гектарда игеннәр җыеп суктырылды. Бу барлык мәйданның – 40 проценты. Шул исәптән «Зәй» агрофирмасы – 3934, «Восток» – 3873, «Зәй шикәре» 3502 гектарда эш башкарды. Хәзер игенчеләр арпа, солы, борчак суктыру белән мәшгуль. Район басуларын 62 комбайн иңли.

“Зәй шикәре” агрофирмасының “Сәвәләй” бүлекчәсе ындыр табагында эш ике сменада тулы куәткә бара. Ындыр табагына көненә якынча 200 тонна гәрәбәдәй ашлык кайтарыла. Аны вакытында эш-кәртеп бару өчен биредә тәүлек буе кызу эш кайный. Вячеслав Литюк белән Иван Тимофеев ашлык киптергечләрдән җитештерүчән файдалану өчен һәр мөмкинлекне эшкә җигә. Уртак тырышлык белән ашлык вакытында эшкәртелеп, саклау өчен урнаштырыла, киләсе ел өчен җитәрлек күләмдә орлык салына. Шул ук вакытта басудан кайткан икмәк чистартылып, Акташ икмәк кабул итү пунктына озатыла.

Михаил Сабаев “КамАЗ” машинасы белән ашлыкны басудан ташырга да, ындыр табагында ашлык киптергечкә илтергә дә өлгерә. Ул инде лаеклы ялга чыккан, шулай булса да, аның әле эштән бушаганы юк. Икмәкне машиналарга трактор белән Николай Рябов төйи. Ул биредә урак вакытында гына түгел, ә ел әйләнәсе эшли. Аның техникасы аша көненә 200-250 тонна икмәк уза. Ашлык чәчелеп ятмасын өчен сортларга аерганда, аны чәчүгә әзерләгәндә ындыр табагы эшчеләре Людмила Рябова, Венера Ба-һаутдинова, Әлфия Хәйруллина, Лидия Белышева, Ләйсән Сәйфетдинова, Зоя Рогожникова, Зоя Смирнова алны-ялны белми хезмәт куя. Басудан кайткан икмәк-нең исәбен Надежда Пляшева алып бара. Менә шундый тырыш, уңган-булганнар эшли биредә. Алар уттай кызу урак вакытының кадерен белә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International