Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 24640 гектарда игеннәр җыеп суктырылган. Бу – барлык мәйданның 63 проценты дигән сүз. Шул исәптән «Зәй» агрофирмасы – 5714, «Зәй шикәре» – 5705, «Восток» – 7146, «Нива» ҖЧШ 550 гектарда эш башкарды. Район буенча уңыш гектарыннан уртача 29,2 центнер тәшкил итә.
Быелгы урып-җыю эшләрендә 75 яшь механизатор катнаша. Аларны нәтиҗәле хезмәткә дәртләндерү максатында, яшьләр идарәсе белгечләре “Яшьләр экипажы” акциясе игълан итте. Аның кысаларында, басуларга чыгып, тырыш яшь комбайнчыларга махсус кепкалар тапшырыла, әлеге комбайнда уңган егетләр эшләвен күрсәтүче плакатлар беркетелә. Соңыннан “Хезмәт кешесен данлыйбыз” бәйгесендә бөртеклеләрне иң күп суктыручы яшь экипажны аерым хөрмәтләү күздә тотыла. Чираттагы акция “Зәй” агрофирмасы басуында үтте. Биредә быел 20 яшь комбайнчы эшли. Агрофирманың инженер-механигы Валерий Тихонов әйтүенчә, егетләр тырыш. Агрофирма яшь белгечләрне политехник колледжны тәмамлаучылар арасыннан имтихан вакытында ук сайлап ала. Быел шундый 8 егет беренче мәртәбә комбайн штурвалы артына утырган. Шулай ук араларында тракторчы-машинист белгечлегенә укучы, әмма инде яшүсмер чактан ук кыр эшләрендә чыныгып үскән егетләр дә бар. Имәнлебаштан Эльмир Яббаров – шундыйларның берсе. Ул комбайны белән тәүлегенә 8-10 гектарда эш башкара. Ә менә “Алга” бүлекчәсендә эшләүче Илгиз Сибгатуллин белән Андрей Анниннар экипажы узган урак сезонында ук үзләрен яхшы яктан күрсәткән. Быел да алар – район буенча иң нәтиҗәле эшләүче экипажның берсе. Егетләр 15 мең центнер бөртек суктырып, районда өченче күрсәткеч белән бара. “Ялкын” бүлекчәсеннән Илнур Сафин да – иң-иңнәрнең берсе. Аңа бүләк тапшырганда яшьләр идарәсе башлыгы вазифаларын башкаручы Елена Павлова быел да узган елгы дәрәҗәдән төшмәскә чакырды.