Мәрзия апа сөенде
"Мәрхәмәтле телефон" акциясе кысаларында бу көннәрдә Төзүчеләр урамында ялгыз гомер итүче Мәрзия апа Ишбулди-нага кәрәзле телефон тапшырылды. Күз белән беренче группа инвалид Мәрзия апа сеңлесе, социаль хезмәткәр ярдәме белән көн күрә. Төрле хәлләр килеп туганда, ярдәм кирәк булганда тиз арада элемтәгә чыгу өчен барлык ашыгыч ярдәм номерлары кертелгән бу телефонга Мәрзия апа бик сөенде. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова телефонга 100 сум акча салынуы, шуңа күрә, аның белән хәзер үк куллана башларга мөмкин булуы турында әйтте, исән-имин яшәвен теләде. Ә социаль яклау идарәсе башлыгы Эльмира Хуҗина инвалидлар ункөнлеге уңаеннан Мәрзия апага азык-төлек салынган пакет тапшырды.
Бу районда ялгыз яшәүче өлкән кешеләребезгә бирелгән 48нче телефон булды. Тагын 60 телефон оешма-предприятиеләр, шәхси эшмәкәрләр һәм Дүләт Советы депутаты Роберт Миннегалиевның спонсорлык ярдәме буенча әзерләнә.