Әлмәттә "Татнефть" АҖ Кубогына милли көрәш буенча яшүсмерләр турниры булды. Ул милли көрәш буенча Россия һәм Татарстан чемпионы, Татарстанның спорт остасы, билбау көрәше буенча Дөнья чемпионы Булат Вәлиев истәлегенә багышланды. Ярышта "Зәй" балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбендә шөгыльләнүче Рамил Фәрхетдинов 100 килограммга кадәр авырлыкта икенче урын алды.