Кәмаллылар килде безгә
Район мәдәният тормышында зур вакыйга булды: дүшәмбе көнне "Энергетик" Мәдәният сарае сәхнәсендә Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры Илгиз Зәйниевнең "Бабайлар чуагы" комедиясен күрсәтте. Тамашачы милли театрыбызның мәшһүр артистлары Наилә Гәрәева, Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шаки-ров, Равил Шәрәфиев, Наил Дунаев һ.б. белән очрашып, өлкән буын сәхнә осталары чыгышына сокланды.
Әлеге спектакльнең Зәй сәхнәсендә күрсәтелүе Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты, Татарстанның Г. Тукай исемендәге премиясе лауреаты Наил Дунаев белән бәйле. Юбилей елында (аңа 75 яшь тулды) якташыбыз зәйлеләргә менә шундый бүләк ясады.