Күп тармакта үсеш күзәтелә
Район Советы тарафыннан «Муниципаль районның 2011-2015 елларга социаль-икътисади үсеш программасы» кабул ителгән иде. Ул шәһәр-районда яшәүчеләрнең тормыш дәрәҗәсен күтәрүне максат итеп куя. Ә бу күрсәткеч республика буенча уртача күрсәткечләрдән түбән булырга тиеш түгел һәм моңа комплекслы социаль сәясәтне тормышка ашырып кына ирешеп була.
Район башлыгы урынбасары Роберт Халитов рәислегендә узган «Түгәрәк өстәл» гамәлдәге программа кысаларында районның быелгы 9 ае социаль-икътисади үсеш нәтиҗәләрен тикшерүгә багышланды. Аңа шәһәрнең эре предприятиеләре җитәкчеләре, икътисадның төрле тармаклары өчен җавап бирүче затлар чакырылды. «Түгәрәк өстәл»дә яңгыраган кайбер чыгышлардан өзекләр.
Павел Байрашев, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары:
-Хәзерге вакытта икътисадның күпчелек күрсәткечләре буенча уңай динамика күзәтелә. Быелның 9 аенда төп икътисади күрсәткечләр яхшырды. Әлеге чорда җитештерелгән һәм озатылган продукция күләме 20116, 8 миллион сум тәшкил итте. Бу, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, 26,4 процентка күбрәк. Әлеге күрсәткеч буенча без республикада 6нчы урында. Җитештерү күләмнәре арту җитештерүчәнлек күрсәткечләрендә дә чагылыш тапты. Хезмәт җитеш-терүчәнлеге (бер эшләүчегә җитештерү) район буенча 136 процентка артты. Үсеш аеруча "Техно заводы" ҖЧШ (167 процент), "Зәй шикәре" АҖ (129), "Тимер-металл корылмалар заводы" АҖ (326) һәм "Мефро уилз Руссия Зәй заводы" ҖЧШдә (129) күзәтелде.
Төзелеш тармагында башкарылган эшләр буенча без 25нче позициядән 15нчегә күтәрелдек. Гыйнвар-сентябрьдә 1809,8 миллион сум төзелеш эшләре башкарылды.
9 айда районда 20006 квадрат метр торак файдалануга тапшырылды. Бу - районга җиткерелгән еллык планның 80 проценты.
Инвестицияләр күләме 1081,1 миллион сум тәшкил итте, үсеш - 6,9 процент.
Авыл хуҗалыгы тармагы күрсәткечләре дә начар түгел. 9 айда авыл хуҗалыгы продукциясе сатудан 795,3 миллион сум акча керде. Мөгезле эре терлекләрнең баш саны узган ел дәрәҗәсендә - 18073 баш. Ашлыкның тулаем җыемы 104,9 мең тонна булды. Уңыш гектарыннан уртача 26,8 центнер тәшкил итте. Шикәр чөгендере 8865 гектарда чәчелде һәм җыеп алынды. Татлы тамырның тулаем җыемы 345,7 мең тонна булды.
"Агросәнәгать комплексын үстерү" илкүләм проекты кысаларында берничә елда авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнүчеләргә 279 миллион сумлык 1393 кредит бирелде. Быел 9 айда - 37,4 миллион сумлык 138 кредит.
Ел башыннан халыкның акча кереме 18 процентка артты. Эре һәм урта предприятиеләрдә эшләүчеләрнең уртача хезмәт хакы 18807,6 сум тәшкил итә (үсеш - 16,1 процент).
Акрынлап районда демографик хәл яхшыра. Соңгы елларда туучылар үлүчеләргә караганда күбрәк булды. 9 айда 595 бала туса, үлүчеләр - 577.
Александр Тулынин, мәшгульлек үзәге директоры:
-Ел башыннан мәшгульлек үзәгенә төрле сораулар белән 2,5 меңнән артык кеше
мөрәҗәгать итте, шуның 1567се - эш эзләп. 30 ноябрьгә эшсезлек буенча 454 кеше исәптә тора. Эшсезлек дәрәҗәсе - 1,63 процент. Быел 8 мәртәбә эш урыннары ярминкәсе уздырылды. Аларда 11 предприятие, оешма катнашты, 1411 вакансия тәкъдим ителде, 30 кеше эшкә урнашты. Ел башыннан барлыгы 1007 кеше мәшгульлек үзәге аша эшкә урнашты.
Атлас Галиәхмәтов, авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы:
-2006 елда кабул ителгән "Агросәнәгать комплексын үстерү" илкүләм проекты авылда хуҗалык итүнең кече формаларын үстерүгә зур этәргеч бирде. Районда 120 фермер, 9 меңнән артык шәхси хуҗалык исәпләнә. Алар тарафыннан барлык сөрү җиренең 10 проценты эшкәртелә. Быел фермер хуҗалыклары 9240 тонна ашлык җыеп алды. 2008 елдан буш торучы терлекчелек биналарын бирүне сорап 84 гариза керде. Бүгенге көндә 31 кеше буш торучы биналарны үзләренең милке буларак документлаштырды. "Гаилә фермасы" республика программасы буенча да эш дәвам итә. Хәзер бездә 33 гаилә фермасы эшли.
Быел авыл хуҗалыгында тагын берничә максатчан программа старт алды. Алар - "Эш башлаучы фермер", "Татарстан Республикасында 2012-2014 елларда гаилә терлекчелек фермаларын үстерү" программалары.
Киләчәктә авылда хуҗалык итүнең кече формалары яңа үсеш алачак. Чөнки аларга (аеруча фермерларга) ярдәм күрсәтү 20132020 елларга исәпләнгән яңа дәүләт программасына аерым блок булып кертелгән.
Евгений Абрамов, район электр элемтәсе үзәге башлыгы:
-Җепселле элемтә линияләре төзү программасын тормышка ашырып, быел Кадер, Бигеш, Югары Пәнәче, Түбән Биш, Куш-Елга, Дүрт-Мунча, Урта Баграж, Сарсаз-Баграж, Ал. Бистәсе, Яңа Спас, Бохарай, Якты Күл һәм Сәвәләйдә яшәүчеләргә интернет һәм санлы интерактив телевидение челтәренә тоташу (сыйфатлы һәм тиз) мөмкинлеге ачылды. Ел башыннан шәһәрдә интернетка чыбыксыз тоташу мөмкинлеге бирүче Wi-Fi монтажлау эше алып барылды. Ул хәзер өч урында - «Энергия» стадионы, боз сарае һәм Җиңү бульварында эшли.
"Таттелеком" АҖ җитәкчелеге тарафыннан 2012 елда универсаль элемтә операторы булу карары кабул ителеп, кәрәзле элемтә хезмәте күрсәтү буенча масштаблы проектны тормышка ашыру башланды. Бу проект - Татарстанның барлык территориясен (100 процент) мобиль элемтә хезмәтеннән файдалана алуны максат итеп куя. Хәзерге вакытта Зәйдә бу хезмәтне тестлау төгәлләнде һәм ул коммерция нигезендә эшли башлады, ягъни sim-карта сатып алып файдаланырга мөмкин.
Быел без "Йортка - оптика!" проектын тормышка ашыруны башладык. Бу проект шәһәрдә яшәүчеләргә югары тизлекле интернет һәм югары сыйфатлы кабельле телевидениегә тоташу мөмкинлеге бирә. Бу эш 95 процентта башкарылды. 2013 елга без Чыбыклыдан Төгигә кадәр (Суык Чишмәне дә кертеп) җепселле элемтә линияләре сузу бурычын куябыз. Урсай, Сармашбаш, Бура Киртә, Имәнлебаш, Карамалы, Гүлкин, Сәрәпәле, Иске Маврин авылларына да җепселле элемтә линияләре сузу мәсьәләсе уй-ланыла.
Владимир Гуров, район үзәк дәваханә-се баш табибы:
-9 ай нәтиҗәләре буенча зәйлеләрнең уртача гомер озынлыгы - 67,5 яшь. Соңгы өч елда демографик хәл уңай тенденция алды. Сәламәтлек саклау өлкәсендә 861 кеше хезмәт куя, шул исәптән табиблар - 86, урта медицина хезмәткәрләре - 444.
Индикатив күрсәткечләр тулаем сәламәтлек саклау системасында дәүләт ресурсларын куллану, шулай ук кисәтү эшчәнлеге үткәрүнең нәтиҗәле булуын чагылдыра.