Мул уңышка өмет зур

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
10 майда Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин һәм Татарстан Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов районда булып, кыр эшләренең барышы, чәчүлекләрнең торышы белән танышты.
Башта Фәрит Мөхәммәтшин һәм Марат Әхмәтов, район башлыгы Татьяна Воропаева белән берлектә, район басуларын вертолеттан карап әйләнделәр һәм "Восток" агрофирмасының "Ялкын" хуҗалыгы басуында "Агрокөч-Төркем" АҖ җитәкчелеге, районның агросәнәгать комплексы җитәкчеләре һәм белгечләре, крестьян (фермер) хуҗалыклары, авыл җирлекләре башлыклары катнашында киңәшмә уздырдылар.
- Бу көннәрдә республика җитәкчелеге районнарда кыр эшләре барышы белән таныша. Шул максатта без бүген Әлмәт, Зәй һәм Түбән Кама районнарына чыктык, - диде Фәрит Мөхәммәтшин.
Марат Әхмәтов чыгышында республикада кыр эшләре барышына, зәйлеләр хезмәтенә аныграк тукталды, үсемлекчелек һәм терлекчелек тармакларындагы кайбер мәсьәләләр буенча бурычлар куйды.
-Быел зәйлеләр язгы кыр эшләренә республикада беренчеләрдән булып кереште һәм аны яхшы гына алып бара. Иртә срокларда чәчкән сабан культуралары матур булып тишелгән. Чәчүлекләр башка район-нарныкыннан тишелеше буенча да, кыр культурасы белән дә аерылып тора. Көзге культураларның да торышы яхшы. Өч ел рәттән килгән корылык аркасында безгә гадәттә шактый мәйданнарны яңадан чәчәргә туры килә иде. Быел исә уҗымнар яхшы кышлады, - диде ул.
Министр районда шикәр чөгендере игү мәсьәләсенә тукталып, "Агрокөч-Төркем" АҖнең бу эшне ярыйсы гына уңышлы алып баруын, шуның нәтиҗәсе буларак татлы тамыр җитештерүнең елдан-ел артуын һәм иң мөһиме - Зәй заводының аны эшкәртү мөмкинлеге булу, үз вакытында чимал эшкәртү куәтен арттыру буенча тиешле чаралар күрелүне билгеләп үтте.
- Терлекчелектә төп игътибар сыйфатлы азык әзерләүгә бирелергә тиеш. Күпьеллык үләннәрне беренче мәртәбә чабып алуны июньнең беренче яртысында тәмамлауны бурыч итеп куябыз һәм бу таләп катгый үтәлергә тиеш, - диде Марат Әхмәтов.
Сөйләшү-аралашуда гаилә фермаларын үстерү (бу программа быел да дәвам итә), терлекчелекнең нәтиҗәлелеген күтәрү, авыл хуҗалыгы тармагында хезмәт куючыларның хезмәт хакларын арттыру мәсьәләләре дә күтәрелде.
Җитәкчеләр, белгечләр Дәүләт Советы Рәисе һәм министрга үзләрен борчыган сорау-гозерләрен җиткерде. Алар - ачы туфраклы басуларны известьләү өчен бирелүче средстволарны арттыру, Зәй сөт заводын яңадан эшләтү, терлекчелектә дуңгызчылыкка игътибар бетү һ.б.лар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International