Хәрәкәттә — бәрәкәт

2013 елның 17 мае, җомга
Районда спорт эше, сәламәт яшәү рәвеше киң катлам халык белән алып барыла. Әле кайчан гына пенсионерлар арасында спартакиада ярышлары оештырылган иде. Узган атнада исә спорт-сәламәтләндерү үзәгендә мәктәпкәчә яшьтәге учреждениеләр арасында "Хәрәкәттә - бәрәкәт" дип исемләнгән спорт фестивале узды. Нәниләр арасында мондый фестиваль соңгы биш елда үткәрелә. Гомумән, спорт идарәсе олысы-кечесен спорт юнәлешендә тәрбияли. Шәхес формалаштыруда физик тәрбиянең роле зур. Физик тәрбия, спорт организмның камилләшүенә, сәламәтлеккә китерә, максатка омтылучанлык, кыюлык кебек сыйфатлар тәрбияли.
"Хәрәкәттә - бәрәкәт" фестивалендә шәһәрнең 15 балалар бакчасы катнашты. Һәр команданың - үз киеме, үз эмблемасы, үз җанатарлары. Ул көнне үзәк балалар тавышыннан гөр килде. Фестиваль «Универсиаданы каршылап» шигаре астында узды. Балалар да мөһим вакыйгадан хәбәрдар, аның рухы белән яши. Чарада "Универсиада - 2013" башкарма комитетыннан вәкил Алинә Ткаченко катнашты. Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Светлана Иванова, спорт идарәсе башлыгы Петр Уразайкин ярышларны ачып, илкүләм мөһим вакыйга - Универсиада турында сөйләде.
Ярыш башланыр алдыннан "Якты коңгыз" бакчасы тәрбиячесе Гөлфия Шәрәфиева белән сөйләшәм. Мондый ярышларны бакчада еш оештырабыз, әлеге фестиваль шуңа нәтиҗә ясау кебек, дүрт ел рәттән анда урын алып киләбез, ди ул. "Кояшкай" бакчасы да ныклы әзерлек белән килгән. Балалар кыршау, туп белән йөгерү, кәрҗингә туп ату кебек уеннар, катнаш эстафетада көч сынашты. Нәниләр берсен-берсе уздырып ярышты, тәрбиячеләр алар өчен җан атты. Ярыш нәтиҗәләре буенча "Кояшкай" бакчасы җиңүче булды. "Якты коңгыз" белән "Кыңгырау чәчәк" бакчалары икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Җиңүчеләргә Мактау грамоталары, истәлекле бүләкләр тапшырылды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International