Балалар музыка мәктәбендә II гитара музыкасы фестивале уздырылды. Анда балалар иҗат йорты, балалар сәнгать, музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары, «Веста», «Ювента», «Виктория» ансамбльләре, «Дилайт» дуэты катнашты. Тыңлаучыларны балалар иҗат йорты укытучысы Фәридә Иноятова, һәвәскәр музыкант Юрий Бурмистров үз җырларын башкарып, сөендерде. Фестиваль аралашу да, тәҗрибә уртаклашу да булды.