Хәбәрләр

2013 елның 15 мае, чәршәмбе
Шәфкать туташлары көненә багышлап район үзәк дәваханәсендә тантаналы чара үтте. Анда ел дәвамында аеруча тырышып хезмәт куйган медицина хезмәткәрләре тәбрикләнде. Баш табибның Мактау грамотасына һәм акчалата премиягә 25 шәфкать туташы ия булды. Котлау сүзләрен баш табиб урынбасары Любовь Васильева җиткерде, барысына да исәнлек-саулык, игелекле хезмәтләрендә уңышлар теләде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International