«Игелек кылу — күңелем халәте»

2013 елның 16 мае, пәнҗешәмбе
Хәйрия, мәрхәмәтлелек кебек сыйфатлар кешенең күңел төпкелендә ята. Алар гомуми эшкә һәм һәрберебезнең күңел халәтенә әверелергә, кешеләрдә игелекле эшләрдә катнашу шатлыгы бүләк итәргә тиеш. Арабызда игелекле эшләр башында торучы, халык күңелен яулардай эш-гамәлләр башкаручы, үзеннән соң халык өчен мирас калдыручы эшмәкәрләр булуы куандыра. «Трубострой» ҖЧШ директоры Фуат Габделәхәт улы Гарифов - әнә шундый игелек кылуны гадәт иткән эшкуарларның берсе. Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә калыккан мәчет - аның киләчәк буыннарга калачак ядкәре.
Иганәчелек элек-электән булган: үз хисабына мәчет, чиркәү, хастаханә төзеткән сәүдәгәр-меценатларны халык әле дә тирән хөрмәт белән искә ала. Башкалада "Апанаев", "Мәрҗани", районның Югары Пәнәче һәм Әхмәт авыллары мәчетләре меценатлар көче белән торгызылган. Мәчет салу, төзекләндерү кебек игелекле эш башкару Фуат Габделәхәтовичта нәселдән килә. Затлы, укымышлы мулла нәселеннән ул. Тумышы белән Самара якларының Карабикул авылыннан. Әлеге авыл мулласы Габделәхәт уллары Фуат, Әгъдәс, Рәфкать, Әсгатьне дини кануннар буенча үстерә, аларда хезмәткә мәхәббәт тәрбияли. Бөтен башлангыч гаиләдән, дип әйтүләре хак: Габделәхәт аганың (ул мәрхүм инде) уллары барысы үз эшләрен булдырып, ныклы адымнар белән алга атлый, игелеклелек исә аларның эш-гамәлләрендә чагыла.
Фуат Габделәхәтович туган авылында борынгы тарихи архитектура үрнәге саналган мәчетне реставрацияли. Икмәк кабул итү предприятиесе бистәсе имамы Расыйх хәзрәт Шәйхразиев аннан мәчет төзүдә булышлык итүне сорап ялгышмый. Имам әйтүенчә, кешенең иманлы, игелекле булуы күзендә үк чагыла. Имам мөрәҗәгатеннән соң, Фуат Гарифов мәчет төзелеше эшенә керешә.
-Әлеге төзелешкә булышучылар күп булды, ә төп булышучы, мәчетнең нигезе төзелешеннән, аңа ай ясатып, ай куюга кадәр төп эшләрне Фуат Гарифов башкарды. Аларның һәммәсенә Аллаһның рәхмәте яусын, -ди имам-мөхтәсиб Сәгыйть хәзрәт Камалов.
Мәчет-мәдрәсә, юл-күпер төзүчеләр, изге китаплар бастыручыларга үзеннән соң дога барып торыр, диелә Коръән-Кәримдә. Игелекле эш башкару күңелдә рәхәтлек, канәгатьлек хисе тудыра, эш уңай бара, тапкан малның бәрәкәте була, ди Фуат Габделәхәтович. Бюджет оешмалары, кыенлык кичерү- челәр ярдәм сорап аңа еш мөрәҗәгать итә. Каратэ спорты белән шөгыльләнүчеләрнең уңышларында да эшмәкәрнең өлеше зур. Аларны ярышларга йөртү чыгымнарын каплауда ул булыша. Фуат Габделәхәтович үзе дә спортка хирыс. Институтта укыганда самбо буенча ярышларга йөргән, көрәш буенча СССРның спорт остасы. Спорт кешене ныклыкка сыный, тормышка әзерли, ди ул. Кыскасы, авырлыкны күтәрешә, шатлыкны уртаклаша белә торганнардан Фуат Габделәхәтович. Бу хакта аңа төрле оешмалардан бирелгән Рәхмәт хатлары сөйли. Туганҗанлылык, атаҗанлылык кебек сыйфатлар да хас аңа. Кызлары Лилия, Мәрьям, Әминә белән горурлана ата кеше. Өлкәне Казан дәүләт университетында укыта, Мәрьяме - гимнаст (Олимпия резервы мәктәбендә шөгыльләнә), кечкенәсе җыр-моңга, гармунда уйнауга һәвәс.
Эшмәкәр туган авылы Карабикколны нык ярата, аның үсеше өчен зур тырышлык куя. Үз эшегезне булдыруга нәрсә этәргеч бирде, дигән сорауга үзенчә аңлатма бирә. Ике дистә ел ул Себердә эшли, анда автомобиль институтын тәмамлый, Себер, БАМ төзелешләрендә катнаша. Биредә эшләгәндә үк үз эшен оештыра. Зәй якларына кайтып, әлеге эшчәнлеген киңәйтә. "Трубострой" ҖЧШ 1996 елда биредә оеша. Бүгенге көндә әлеге ширкәт - Россия базарында үз урынын тапкан, ил масштабында эшләүче оешма. Үз эшемне мин 15 кеше һәм 4-5 берәмлек техника белән башлап җибәрдем, дип искә ала ул елларны эшмәкәр Гарифов. Үз көчем, хәләл мал белән башланган эш иде, ди. Бүгенге көндә исә оешмада 500дән артык кеше хезмәт куя, техника паркын 200 берәмлек техника тәшкил итә. Иң мөһиме, Фуат Гарифов базарда тотрыклы үз урынын, моның белән даими клиентларын булдырган. Оешма эшчәнлеге магистраль нефтьүткәргеч, технология, нефтепромысел үткәргечләре, сәнәгать, авыл хуҗалыгы һәм көнкүреш хезмәте предприятиеләре, газ җиһазлары, газүткәргечләр һ.б.лар төзүдән гыйбарәт. Россия буйлап әлеге хезмәтләр буенча заказлар үти оешма. Моннан тыш, эшмәкәр авыл хуҗалыгы юнәлешендә дә эшчәнлек алып бара. Әлеге юнәлештәге "Фермер", "Карабикул" ҖЧШ дә базарда үз урынын булдырып килә. Карабиккол сөтен халык, шул исәптән Зәй халкы да, яратып ала.
Фуат Габделәхәтович барысына да кайчан өлгерәдер?! Хезмәтне яратуы, аннан ямь-тәм табуы аңа көч, илһам өстидер. Көн саен иртә таңнан ширкәтенә килә дә мең төрле мәшәкатьле эшкә чума. Кабаланмый, җайлап кына проблемаларны хәл итә. Эш өстәлендәге кызлары фотосурәтләре дә аңа көч өстидер. Көндәлек мәшәкать арасында әнисе, туганнары, авылдашлары хәлен белергә дә өлгерә. Вакыт җитми дигән сылтау -сәбәп кенә ул. Күңелеңдә булса, барысына да өлгерергә мөмкин. Эшмәкәрнең эш-гамәлләре әнә шулай исемен, үзен бизи.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International