ЯҢАЛЫКЛАР


13
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән 10 июньгә алынган мәгълүматлар буенча, районда 469 тонна печән, 1300 тонна сенаж, 8 тонна яфрагазык әзерләнгән. Чәчүлекләрне корткычларга, чүп үләннәренә, төрле авыруларга каршы эшкәртү эше дәвам итә.

Бүгенге көндә районда 30 гаилә фермасы исәпләнә. Алар саны алга таба артыр дип көтелә. Фермер Рөстәм Зыязет-динов әлеге программага керү өчен бизнес-проект яклады. Аның 142 баш мөгезле эре терлеге бар, шуның 122се -савым сыер.


11
июнь, 2013 ел
сишәмбе
Автоклуб хезмәткәрләре әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында кече авылларда "Экобус" дип аталган чара үткәрә. Ул Әхмәт һәм Кәрәкәс авылларында оештырылды, чарада Бигеш, Кадер җирлеге башлыклары, административ комиссия рәисе Тәлгать Кашапов катнашты.
Республика күләмендә үткән урта медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Анда төрле номинацияләрдә безнең районнан Венера Исакова (акушер), Регина Галимова (хирургия бүлеге), Наталья Ишсметина (участок шәфкать туташы), Лилия Таҗетдинова (реанимация бүлеге), Наилә Талипова (Югары Мәлем фельдшеры) катнаштылар. Жюри безнең район медперсоналын югары һөнәри осталыкка ия дип бәяләде.

7
июнь, 2013 ел
җомга
Җинаять җаваплылыгына тартылып, шартлы хөкем карары чыгарылучыларны контрольдә тоту, аларга ялгышларын төзәтергә ярдәм итү максатын күздә тотып, районыбызның җәза үтәтү инспекциясе үтемле эш алымнарын куллана.
ЗАГС хезмәткәрләре "Баланың беренче туган көне" дип аталган чара үткәрде. Анда бер яшен тутыручы Данияр белән Динар Рәхмәтовлар, Мөхәммәтҗановлар гаиләләре чакырылган иде. Биредә тәбрикләү тантанасы белән бергә балаларның нинди шөгыльләргә ия булуы да күрсәтелде. Нәниләр инде хәзер сикереп тә ала, йөгереп тә китә, куллар белән төрле хәрәкәтләр ясап биеп тә күрсәтә.

Терлек азыгы әзерләү дәвам итә. Авыл уҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 6 июньгә 447 онна печән, 863 тонна яшел масса, 7 тонна фрагазык әзерләнде. Терлек азыгы әзерләү белән беррәттән, чәчүлекләрне чүп үләннәре, авырулар, корткычларга каршы эшкәртү дә алып барыла.


6
июнь, 2013 ел
пәнҗешәмбе

Яшьләр идарәсе каршында агымдагы елның февраль аенда оешып эшли башлаган «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә инде нәтиҗәле эшләре белән танылып килә.

Кичә төрле оешма, учреждениеләрдә Рус теле көне уздырылды. Аның кысаларында көн дәвамында балаларга “Космос” яшьләр үзәгендә Александр Пушкин әкиятләреннән мультфильмнар күрсәтелде, викториналар үткәрелде. Ә “Мефро уилз Руссиа – Зәй заводы”, “Тимер” ААҖендә эшләүчеләр өчен рус телендә матур, төгәл итеп сөйләшү дәресләре оештырылды.


5
июнь, 2013 ел
чәршәмбе

Районда терлек азыгы әзерләүгә ныклап керешелде, бу эш агрофирмаларда тулы куәткә бара. Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, "Зәй" агрофирмасының "Алга" бүлекчәсе 283 тонна печән әзерләгән, әлеге агрофирманың "Шепкә-Нур" бүлекчәсе 631 тонна сенаж салган. Яфрагазык әзерләүгә дә керешелде, бу күрсәткеч 5 тонна тәшкил итә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International