Автоклуб хезмәткәрләре әйләнә-тирә мохитне саклау елы кысаларында кече авылларда "Экобус" дип аталган чара үткәрә. Ул Әхмәт һәм Кәрәкәс авылларында оештырылды, чарада Бигеш, Кадер җирлеге башлыклары, административ комиссия рәисе Тәлгать Кашапов катнашты. "Экобус" урман, чишмәләрне генә түгел, авыллардагы яшеллекне саклау, урамнарны, йорт алларын чиста-тәртиптә тоту кирәклеген халыкка төшендерүдән гыйбарәт. Бу көнне авыл халкының да сораулары күп булды. Соңыннан автоклуб үзешчәннәре халыкны ял иттереп, күңелен күрде.