Бай экспонат туплап кайтты

2013 елның 6 июне, пәнҗешәмбе

Яшьләр идарәсе каршында агымдагы елның февраль аенда оешып эшли башлаган «Гвардия» хәрби-патриотик эзләнү клубы яшь буында патриотик рух тәрбияләүдә инде нәтиҗәле эшләре белән танылып килә.

Клуб хәрби хезмәтне «кайнар нокта»ларда үткән "Сугышчан дуслык" оешмасы егетләре белән тыгыз элемтәдә тора. Ватан төшенчәсенең, аны саклауга үз өлешеңне кертүнең нинди мәгънәгә ия булуын яхшы аңлаган ир-егетләр бүгенге яшьләргә шуны төшендерергә тырыша. Аның җитәкчесе Виктор Никифоров үзе дә - Әфганстанда интернациональ бурычын үтәп, җитди сынаулар аша узган кеше. Бөек Җиңү көне алдыннан алар "Форпост" оешмасы җитәкчесе Алексей Алексеев белән Волгоград өлкәсенең Россошки авылындагы мемориаль комплекска сәяхәт оештырды. 17 кешедән торган эзләнү отряды Бөек Ватан сугышы чорында Сталинград өчен барган сугышларга 70 ел тулу уңаеннан оештырылган казу эшләрендә катнашты.

Россошки авылы тирәсендәге Черная и Кривая Балка, Безымянная высота дип аталган каты сугышлар үткән җирләрдә нигездә Татарстаннан тупланган 35нче десантчылар дивизиясе фашистларга каршы көрәшкән. Шуңа күрә биредә әле бүген дә билгесез, балчык астында күмелеп калган ватан-дашларыбызның сөякләре ята.

-Саклык белән генә казып чыгарылган хәрбиләрнең сөякләрен күргәч, «кайнар нокта»ларда хезмәт иткән кешеләрнең дә тәннәре чымырдап китә. Ә яшь буын өчен бу аеруча тәэсирле, алар сугышны, кан коюның никадәр гомерләрне өзүен үз күзләре белән күреп аңлый. Дус-тату яшәүнең мәгънәсенә ныграк төшенәләр. Мәсәлән, казу эшләре барышында без шундый бер күренешкә тап булдык. Кара-каршы яткан өч скелетның кулларында кашыклар, ә аларның уртасында - ярмалары әле дә сакланган котелок. Бомба төшкәндә, күрәсең, алар окопта ашап утырган булган. Бу сугышчыларны исән күзаллап, күңелләр тетрәнде, сугышның нинди аяусыз булуы чагылып узды, - ди Виктор Никифоров.

Эзләнү эшләрендә катнашкан 17 кешенең 9ы -мәктәп укучысы. Алар 10 көн буе өлкәннәр белән беррәттән 18 кешенең сөякләрен казып алып, экспертизага җибәрүдә катнашкан. (Күкрәкләрендә кем икәнлекләрен дәлилләүче медальоннары булганнар икәү генә). Биредә шулай ук Ханты-Мансийски, Оренбург, Екатеринбург, Красноярский, республикабызның Алексеевск районыннан эзләнү отрядлары да була. Барлыгы 119 кешенең сөякләре казып алына. Алар арасында иң яшь эзләнүчеләр -безнең укучылар. 6нчы мәктәптән Дмитрий Горшков, 3нче мәктәптән Тимур Коноплевка ерак тарихка чынбарлык аша күз салу аеруча тәэсирле булган.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International