Безнекеләр сынатмый

2013 елның 11 июне, сишәмбе

Республика күләмендә үткән урта медицина хезмәткәрләренең һөнәри бәйгесенә йомгак ясалды. Анда төрле номинацияләрдә безнең районнан Венера Исакова (акушер), Регина Галимова (хирургия бүлеге), Наталья Ишсметина (участок шәфкать туташы), Лилия Таҗетдинова (реанимация бүлеге), Наилә Талипова (Югары Мәлем фельдшеры) катнаштылар. Жюри безнең район медперсоналын югары һөнәри осталыкка ия дип бәяләде. Араларыннан Венера Исакова “Иң яхшы акушер” номинациясендә өченче урынга лаек булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International