Нәниләр бәйрәме

2013 елның 7 июне, җомга

ЗАГС хезмәткәрләре "Баланың беренче туган көне" дип аталган чара үткәрде. Анда бер яшен тутыручы Данияр белән Динар Рәхмәтовлар, Мөхәммәтҗановлар гаиләләре чакырылган иде. Биредә тәбрикләү тантанасы белән бергә балаларның нинди шөгыльләргә ия булуы да күрсәтелде. Нәниләр инде хәзер сикереп тә ала, йөгереп тә китә, куллар белән төрле хәрәкәтләр ясап биеп тә күрсәтә. Татарстанда кеше хокукларын яклау буенча вәкаләтле органның Зәй районындагы ярдәмчесе Клара Габи-дуллина әти-әниләргә мөрәҗәгать итеп, сабыйларын илебезнең тоткасы булырдай итеп тәрбияләүләрен теләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International