Җинаять җаваплылыгына тартылып, шартлы хөкем карары чыгарылучыларны контрольдә тоту, аларга ялгышларын төзәтергә ярдәм итү максатын күздә тотып, районыбызның җәза үтәтү инспекциясе үтемле эш алымнарын куллана. Күптән түгел исәптә торучы бер төркем райондашыбыз белән алар үзәк мәчеттә булды. Төрле милләт кешеләре Сәгыйть хәзрәтнең үгет-нәсыйхәтләрен тыңлап, күңел чисталыгы алды. Теләүчеләргә алга таба да мондый очрашулар оештырылачак, ди инспекция башлыгы Лидия Архипова.