Уңышлы эшли
Татарстан армия яшендәге егетләрне хәрби хезмәткә әзерләп җибәрү буенча Россиядә алтынчы ел рәттән беренче урынны алды. РФ оборона министры Сергей Шойгу республика Президенты Рөстәм Миңнехановка махсус вымпелны тапшыру тантанасында безнең район баш хәрби комиссары Айрат Әгъләмҗанов та катнашты. Зәй егетләрне язгы чакырылышта хәрби частьларга җибәрү буенча уңышлы эшли. Бүгенге көнгә инде 42 егетебез Ватан алдындагы изге бурычын үтәүчеләр сафына басты. Зәйле-ләрнең күпчелеге армия хезмәтен Знаменск шәһәренең стратегик билгеләнештәге ракета гаскәрләре частенда үтә.