Сармашбаш тa мәчетле булыр

2013 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Районыбызда мөселманнар күпләп яшәгән авылларның барысында да мәчет бар. Алар - күркәм, бик матур биналар. Һәркайсы авылның яме булып, җаннарыбызны тынычландырып тора. Сармашбаш авылында исә мәчет юк. Бу турыда район җитәкчелеге, мөхтәсибәт тә, Татарстан мөселманнарының Диния нәзарәте дә хәбәрдар. Сармашбашта ни өчен мәчет юк? Бу сорауны кемгә бирергә? Ә менә минем фикерем үзенчәрәк, Кирәге юк ул мәчетнең. Югыйсә, фундамент блоклары күптән мәчет булачак урында ята, чокыры казылып, бүгенге көндә чүп-чар белән тулган ул. Шуның белән эш тәмам. Борынгы бабаларыбыз авыл урынын сайлаганда, иң әүвәл мәчеткә урын билгеләгәннәр. Мәчет авылның урта бер җирендә, урам уртасында урын алган. Аның янәшәсендә мәдрәсәгә дә урын табылган. Мулласын да тапканнар. Бер мәдрәсәгә барып, шәкертне сайлаганнар (мәдрәсәнең тулы курсын үтеп, гыйлеме зур булган кеше). Мәчеткә шундый карашның сәбәбе дә бар. Беренчедән, шушы мәчетнең хәзрәте балаларны укыткан. Икенчедән, авылда дин эшләрен алып бару өчен мәчет кирәк булган. Хәзрәт авылда дини җитәкче, укытучы, хөкемдар (казый), кирәк булса, табиб, гомумән, авылның рухи җитәкчесе булган. Авыл мулласының дәрәҗәсе бик зур саналган. Чөнки авыл мәчетсез яши алмаган.

Бу язмада шундый зур кереш сүз нигә диярсез. Чөнки бүгенге вәзгыятьтә мәчетләрнең кирәклеген башкача аңлата алмыйм. Мәчетнең кирәклеге хәзрәтнең зирәклегеннән тора. Мәчете булып, ишегендә йозак булса, ул мәчетне, мескен мәчет дип атап була. Сармашбашта мәчет булыр, Аллаһ Тәгалә теләсә, ул боерса.

Район башлыгы Татьяна Воропаева авылда шушы хакта киңәшмә уздырды, анык күрсәтмәләр бирде. Сөйләшү бик эшлекле булып, катнашучылар барысы да үз фикерләрен әйтте. Беренчеләрдән булып эшмәкәр Айбулат Таҗиев мәчетнең фундаментын төзеп бирергә сүз бирде. Проект эшләрен Фәнәви Закиров үз өстенә алды. Киңәшмәдә катнашучылар мәчет бинасының агач бурадан булуын хуп күрделәр. Бу эштән беркем дә читтә калмас дип өметләнәбез. Сармашбаш авылы таза беләкле егетләр, акыл белән эш итә белгән эшмәкәрләр белән дә данлыклы. Хәлдән килгән кадәрле барыбыз да булышырбыз, иншаллаһ. Мәһабәт бина өстендә нурын балкыткан айлы манара, авылга нур өстенә нур бирер, Аллаһ боерса.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International