Иске Маврин - күпкырлы эшчәнлек алып баручы эшмәкәр Василий Рудаков белән данлыклы авыл. Ике ел элек Яңа Мавринда тагын бер эшмәкәр үз эшен башлады. Ул - Үзбәкстаннан бирегә яшәргә кайткан Исраил Абдрахманов.
Исраил бер хуҗалыкны сатып алып, анда теплица ясаган. Целлофан белән капланган теплица 4 сутый мәйдан били. Биредә кинза, базилик, петрушка, укроп, салат, суган үстерелә. Теплицада кыяр, помидор да урын алган. Үсентеләр март аенда утыртылган. Теплица тотучыларны кыш һәм язның салкын килүе борчый. Өстәвенә, быел язын кояшлы көннәр дә булмады диярлек. Яшеллек өчен кояш кирәк. Яшелчә никадәр иртә өлгерсә, аны сату да тиз һәм отышлы. Витаминнарга бай яшел тәмләткечкә ихтыяҗ һәрвакыт бар. Эшмәкәр яшел тәмләткечләр, яшелчәсен Зәй, Әлмәт базарларында сата. Исраилгә якташлары - Хәсән Моталлапов һәм Әбделхәлим Иргашов булыша. Һәр эшне җиренә җиткереп, тиешле технологияләрне үтәп башкаралар, ди Ис-раил Абдрахманов алар турында. Суга проблема юк: ул теплицага ук кертелгән. Аны бераз сибәләр, тиешле температураны сакларга тырышалар.
Бер нәрсә дә тырышлык куймый булмый. Эшмәкәр ачык грунтка да күпләп кишер, кәбестә, суган һ.б. яшелчәләр утырткан. Бер атлам җирне дә әрәм итми ул. Кыскасы, ел әйләнә яшеллек аның теплицасында. Җирлек башлыгы Тамара Михай-ловадан янә җир сорап йөри. Димәк, яшелчә, яшел тәмләткеч сату рентабельле. Кредит алып, шул нигезгә эшчеләр яшәү өчен корылма да куйдырган. Кредитны каплап бетердем инде, ди хуҗа.
Җирлек башлыгы эшмәкәрнең эш барышы белән кызыксына, аңа һәртөрле киңәшен бирә, ярдәм итә. Бу аңлашыла: менә шундый булдыклылар авылның, җирлекнең йөзен билгели дә.