Милли бәйрәмебез – Сабантуйлар татарлар яшәгән һәр төбәктә үзенә генә хас төсмерләре, үзенчәлекләре белән дәвам итә. Ата-бабаларыбыздан калган гореф-гадәт буенча ул кунак чакырып бәйрәм итү, төрле милли уеннарда көч сынашу белән кызыклы. Сабантуенда зәйлеләрнең Самара татарлары белән очрашып, милли бәйрәмебезне бергәләп билгеләп үтү гадәте яшәп килә. Быел ул 15 июньгә туры килде һәм Самара җирендә Сабантуеның 25нче мәртәбә үткәрелүе белән дә үзенчәлекле булды.
Район башлыгы Татьяна Воропаева самаралыларны Зәй делегациясе исеменнән сәламләп, Татарстанның, зәйлеләрнең бу төбәк халкы белән дус-тату мөгамәләдә яшәвен ассызыклады.
–Илебезнең имин булуы өчен нәкъ менә шулай күркәм гадәтләрне алмашып, бер-беребезнең аш-суыннан авыз итеп, җитештерүдәге уңышларыбыз белән уртаклашып яшәү кирәк. Алга таба да дустанә мөнәсәбәтебез көннән-көн ныгысын. Сабантуйлар мөбарәк булсын! – диде ул.