Мирный бистәсе китапханәсендә район башлыгы каршында эшләүче аксакаллар шурасының күчмә утырышы үтте. Ул быел Россия һәм Татарстанда әйләнә-тирә мохитне саклау елы булуны искә алып, районыбызны яшелләндерү торышына багышланды.
Шәһәрне яшелләндерү хуҗалыгы белгече Ирина Куликова сүзләренчә, агымдагы елның биш аенда Островский, Төзүчеләр, Октябрь, Ленин урамнарында 115 төп агач формалаштырып киселгән, санитар кисү эшләре 180 төптә башкарылган. 80 төп мамыксыз тополь, 36 төп чыршы, 125 миләш агачы утыртылган. Өлкәннәр яшелләндерү эшләре алып барылудан канәгать булуларын, тик урамнардагы агачларны кисеп, санитар чистартканда агачны бөтенләй тунап бетерүнең дөрес түгеллеген искәртте.
- Агачларны бу дәрәҗәдә кисү, беренчедән, шәһәр урамнарын ямьсезләсә, икенчедән, аларның ботак җибәреп, яфрак ярулары өчен өч айлап вакыт кирәк, ә бу - алар шәһәр һавасын чистартуда, кислород бүлеп чыгаруда роль уйнамый дигән сүз. Шуңа күрә кагыйдә буенча эшләсәгез, яхшы булыр иде, - дип киңәшен бирде атказанган агроном, шура әгъзасы Рифкать Шәвәлиев.
Район башлыгы Татьяна Воропаева яшелләндерү хуҗалыгына чәчәк үсентеләрен тәрбияләү буенча камилләшү кирәклеген ассы-зыклады. Иртә яздан караңгы көзгәчә шәһәр чәчәкләргә күмелеп утырырлык итеп эшләргә өйрәнергә кушты.
Гомумән, районда табигатьне саклау чараларына зур игътибар бирелә. Мәсәлән, узган ел район бюджетыннан әлеге максатка 7277000 мең сум акча бүленгән. Быел да бу мәсьәлә игътибар үзәгендә. Тик безгә яшеллекне, матурлыкны саклау культурасы җитеп бетми. Өлкәннәр дә моның өчен борчылуын белдерде. Шәһәр белән Воздвиженка бистәсе арасындагы ташландык бакча территорияләре ямьсез, караучысыз урынга әйләнмәсен өчен, биредә ял паркы булдыру кирәклеге тәкъдим ителде. Ә Мирный бистәсендә урманчылар, мәктәп коллективы, бистә халкы белән бергәләп, урамнарны чистарту, чүп үләннәреннән арындыру, куак-агачларны тәртипкә китерүне тиз арада башкару кирәклегенә басым ясалды. Татьяна Воропаева бу уңайдан Түбән Лоҗы мәктәбе коллективыннан үрнәк алырга чакырды. Биредә кечкенә коллектив, ЗОлап укучы ел дәвамында мәктәп тирәсенә 100 төп агач утыртырга өлгергән Өлкәннәр шәһәр мәктәпләре тирәсен дә яшелләндерү фикерен хуплады, Ә авыл урамнарына агач утырту мәсьәләсенә килгәндә, йорт хайваннары бозмасын өчен камырлык куаклары утырту тәкъдиме кертелде,
Аксакаллар шурасы утырышының икенче көн тәртибе буенча өлкән яшьтәге-ләрнең көндәлек яшәү рәвеше хакында фикер алышулар булды. Аеруча авылларда игътибардан читтә калган, ялгыз яшәүче пенсионерларны кайгырту мәсьәләсе күтәрелде, бу уңайдан махсус эш планы булдыру кирәклеге искәртелде.