Бу көннәрдә районның өч агрофирмасында да район башлыгы катнашында киңәшмәләр үтте. Аларда сүз сөт җитештерүне арттыру, терлек азыгы әзерләү барышы һәм ел үзенчәлеген исәпкә алып, бу эшкә үтә җаваплы карау мәсьәләләре турында барды. Республиканың кайбер районнарында саранча булу сәбәпле, җитәкчеләр һәм белгечләргә игътибарлы булу, һәр басуны даими контрольдә тоту бурычы куелды.
«Саф су» республика программасы нигезендә Керәшен Мәлеме авылында сУ үткәрү эше башланды. Моңа кадәр авыл халкы суны чишмә-коелардан алды. Халык артезиан суы булачагын шатланып кабул итте.