Зәй шикәр кайнатучылары чираттагы җиңү яулады: Орел шәһәрендә үткән ХII ахлыкара форумнан алар ике диплом алып кайтты. Беренчесе – “2012 ел нәтиҗәләре буенча югары күрсәткечләргә ирешкән өчен (II дәрәҗә диплом), икенчесе – (III дәрәҗәдә) “Таможня берлегенең иң яхшы шикәр заводы” номинациясендә.
Форумда шикәр заводының баш инженеры һәм баш технологы, шулай ук “Зәй”, “Зәй шикәре” агрофирмалары вәкилләре катнашты.