Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен табигать быел да аномаль һава шартлары белән сыный. Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кукмара районында үткән семинар-киңәшмәдә булган яшел массаны югалтуларсыз җыеп алып, бөтен көчне җитәрлек күләмдә терлек азыгы әзерләүгә юнәлтү мөһимлеген ассызыклады, авырлыкларны бергәләп җиңәргә өндәде.
Авыл хуҗалыгы идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, районда бүгенге көнгә 8400 тонна печән әзерләнгән, 19500 тонна сенаж салынган. Аерым хуҗалыкларга килгәндә, без терлек азыгы әзерләү торышы белән якыннанрак «Зәй» агрофирмасының Әхмәт сөтчелек комплексында һәм «Ялкын» бүлекчәсе кырларында таныш-тык.
Әхмәт сөтчелек комплексында барлыгы 1400 баш мөгезле эре терлек асрала. Шу-ларның 900е - савым сыер. Әлеге терлекләргә кышкы чорга җитәрлек күләмдә азык запасы булдыру, сыерларның сөт бирүен арттыру өчен ел дәвамында ашатуны төрләндерү, витаминлы яшел азыкның кышкы-язгы чорда да сыйфатын югалтмыйча саклануы турында кайгырту бүгенге көнгә бәйле. Комплекста күпьеллык үләннәрдән махсус базларга сенаж салу, печән кайтарту эшенә 21 июньдә керешкәннәр. 1100 тонна сыйдырышлы бер баз тулган инде, икенчесенә сала башлаганнар. Барлыгы Ю базны яшел масса белән тутыру планлаштырыла. Бу - 20 мең тоннага якын сенаж дигән сүз. Печән әлегә Аны исә 1500 тоннага җиткерү бурычы тора. Көннәрнең эссе торуы үләннәргә ныклап үсәргә ирек бирми, шуңа күрә беренче кат печән чабудан артык зур уңыш көтеп булмый, ди авыл хузалыгы хе'змэтчэннэре.