Мәйданга килде - соравын бирде

2013 елның 26 июне, чәршәмбе

Халыкның тормыш рәвеше аның көнкүрешенә, яшәү шартларына бәйле. Шуны күздә тотып, районда халыкны борчыган проблемаларны белешү, аларны чишү юлларын эзләү максатында күзгә-күз карап сөйләшү еш оештырыла. Узган җомгада «Власть белән әңгәмә» дип аталган акция үтте. Көндезге сәгать 2дән кичке 8гә кадәр район җитәкчелеге «Энергетик» Мәдәният сарае каршындагы мәйданда халыкны ачык һавада кабул итте.

- Бу формада аралашу кешеләр белән иркенләп сөйләшү мөмкинлеге бирә, моңа кадәр игътибар җитеп бетмәгән     кайбер мәсьәләләргә ачыклык кертергә ярдәм итә. Сораулар аеруча күп булган тармаклар контрольгә алына. Халыкның турыдан-туры властька мөрәҗәгать итү мөмкинлеге булуын белеп, оешма җитәкчеләре дә үз эшчеләре проблемаларын тиз арада хәл итә, - ди район башлыгы Татьяна Воропаева.

Акцияне башкарма комитет җитәкчесе вазифаларын башкаручы Павел Байрашев башлап җибәрде. Соңгы арада җитәкчелек белән очрашулар тукталып торгангамы, мәйданга халык шактый килде. Сораулар да төрле иде. Мәсәлән, Беренче Бөгелденең яңа - Яшел урамында үз хуҗалыгын булдыручыларны уңай шартлар тудырылмау борчый. Биредә су да, газ да, юл да юк. Әлеге урамда яшәүчеләр исеменнән килгән Ирина Хваткова су, газ урам аша уздырылса, бәлки йортка үзебез дә үткәрер идек, ди. Алар инде биш ел кызы гаиләсе белән бергә Мирный бистәсендәге үз йортларында яшиләр. Балаларын Бөгелдегә башка чыгару өчен әлеге Яшел урамында йорт төзегәннәр, ә менә сусызлык, газ булмау күченүне тоткарлый.

- Без генә түгел, биредә биш балалы гаилә дә интегә. Алар инде күченеп, үзләре кое бораулап яши башладылар. Ә ул су эчәргә яраклы-мы-юкмы - беркем белми. Без бу мәсьәләдә мөрәҗәгать итеп карадык, әлегә рәтле җавап алганыбыз юк, - ди Ирина Михайловна.

Бу мәсьәләне чишү юлларын эзләү хәзер район җитәкчелеге контроленә алынды. Алга таба халыкка уңайлы яшәү шартлары булдыру турында уйланылачак.

Гагарин урамының 55нче йортында яшәүчеләрне 80нче фатирдагы тәртипсезлек борчый. Шау-шулы тормыш, еш бәйрәм ясау -биредә гадәти күренеш. Бу фатир яныннан тротуардан үткәндә башыңа берәр нәрсә очып төшмәсә ярар иде, дип куркасың, ди күрше-тирәдә яшәүчеләр. Әлеге фатирның коммуналь хезмәтләр өчен бурычы да 200 мең сумга җиткән. Полиция хезмәткәрләренә мөрәҗәгать иткәч, бераз тынып торалар да кабат шаулаша башлыйлар икән. Янгын чыгару куркынычы да зур әлеге гаиләнең. Бу фатирда җан асраучыларга карата катгый чара күрүне сорый халык. Хәзер исә фатир хуҗасына берничә мәртәбә кисәтү ясагач, аңа закон нигезендә катгый чара күрү хәл ителде. Мөрәҗәгать итүчеләрнең күпчелеге физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрне дарулар белән тәэмин итү мәсьәләсенә кагылды. Яңа шәһәрдә яшәүче бер ханым I группа инвалид иренә ташламалы дару алу өчен бишенче мәртәбә килүен әйтә. Ә икенче бер ир кеше ташламалы дару юнәтүгә карый, үз акчаңа сатып алу күпкә җиңелрәк, ди. Ул инде өч ай бушлай алу мөмкинлеге булган препаратны сатып алган. Әлеге мәсьәләгә үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров ачыклык кертте.

- Кайбер очракларда физик мөмкинлеге чикләнгәннәр өчен дарулар җитәрлек күләмдә булмый. Тик бу - сирәк була торган хәл. Мәсәлән, мондый ташламалы исемлеккә яңа гына керүчеләргә дарулар җитмәскә мөмкин. Әмма без хәлне җайга салу өчен башка районнарның үзәк дәва-ханәләре белән элемтәгә кереп, аларда артык булган, безгә кирәкле препаратларны юнәтәбез. Ә инде ташламалардан файдаланучылар, дарулар белән тәэмин итүдә авырлыкларга юлыкканда, турыдан-туры дәвалаучы табибка яисә миңа мөрәҗәгать итсен иде. Мәсьәләне тулысынча хәл итү өчен без барысын да эшләргә, пациентларыбыз башка мондый кыенлыкларга очрамасын өчен системаны контрольдә тотарга әзер, - диде ул һәм акция барышында мөрәҗәгать итүчеләрнең барысы да тиз көннәрдә дарулар белән тәэмин ителәчәк, дип вәгъдә бирде.

Очрашуда торак-комму-наль хезмәтләр күрсәтү сыйфаты буенча да сораулар күп булды. Тавлин урамының 28нче йортында яшәүче өлкән кеше кайнар суның тиешле градуста булмавын хәбәр итте. Санитар таләпләр буенча кайнар су 60 градустан да ким булырга тиеш түгел, ә безнең йортта ул 45-50дән артмый, ди ул. Элекке елларда мондый хәл күзәтелмәгән, хәзер исә бу йортта яшәүчеләрнең кайнар суны тотуы бермә-бер арткан. Идарәче компаниядән махсус комиссия белән килеп, кайнар суның градусын үлчәргә һәм акт язарга карар кылынды.

«Власть белән әңгәмә» акциясе барышында район башлыгына мөрәҗәгать итүчеләр арасында спирт кушылган төрле катнашмалар белән сату итүчеләрдән зарланучылар да булды. Ленин урамының үзәк өлешендә хәтта әлеге препаратларны сатып алучылар өлкән яшьтәгеләргә шакып, аны эчү өчен су белән сыеклап бирүне дә сорый башлаганнар, ягъни үзләре эчеп, җәмәгать тәртибе бозып йөрү өстенә, кешеләрне борчу очраклары күзәтелә. Мондый сәүдә нокталарын аеруча катгый контрольгә алу куелды.

Ленин урамы 12нче йортының бер як стенасы ярылган. 4 ай элек экспертиза ясарга заявка бирелсә дә, әле дә булса кешеләр йортның нинди дәрәҗәдә булуын белмиләр. Кышын ул як стенадан салкын өреп тора, ярдәм итегез, дип мөрәҗәгать итте әлеге йортта яшәүчеләр. Кешеләрне шулай ук көндез урамда ут янып тору да борчый.

Гомумән, акция барышында 94 сорау керде. Аларның кайберләре урында ук хәл ителсә, күпчелеге җитди контрольгә алынып, тиз көннәрдә чара күрү бурычы куелды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International