Үз акчасына хастаханә, гыйбадәтханә төзеткән кешеләр элек шактый булган, хәзер дә, күп булмаса да, андый затлар очрый. Якташыбыз, туган як тарихын өйрәнүче Рәйсә Мартынованың исә меценатлык гамәле Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан якташлар - Уфа губернасы, Минзәлә өязе солдат, офицерларын барлап, аларны халык хәтеренә кайтаруда чагыла. Моңа кадәр ханым Зәй туган як тарихын өйрәнү музеенда үз коллекциясендә булган мәгълүм рәссамнар күргәзмәләрен оештырып килде. Моның белән ул зәйлеләрдә матурлыкка, рәсем сәнгатенә мәхәббәт тәрбияләде. Тынгысыз ханым хәзер империалистик сугыш экспонатлары аша шул чор геройларын, шул чорны искә төшерергә ярдәм итә.
Бер нәрсә дә очраклы түгел, әбисендә сакланган туганы Шәйдулла Асылгәрә-ев фотосы Рәйсә ханымны Беренче Бөтендөнья сугыш чоры якташларын барлауга этәрә. Гаҗәп, әлеге сугышның туган якларга мөнәсәбәте, анда кемнәр катнашканы турында мәгълүмат юк. I Бөтендөнья сугышыннан соң күп еллар үле, буыннар алышынды, ә без әлеге сугыш турында белмибез диярлек. Ул чорны шанлы 1918 ел каплап киткән, сугышчылар исемнәре җуелган. Рәйсә ханым исә үзендә сакланган туганы фотосурәте аша Федоровка авылыннан "Собственный Его императорского величе-ство стрелковый полк"ында хезмәт итүче укчыларга чыга. Николай II дворян титулы булган федоровкалы-лар, ягъни Федоровка полкы саклый, Беренче Бөтендөнья сугышында да катнаша алар. Кечкенәдән революциягә кадәр Россия тарихы белән кызыксынган Рәйсә Мартынова авылдан-авыл-га, йорттан-йортка йөреп, Беренче Бөтендөнья сугышында катнашкан 19 якташның фотографиясен, шәхси әйберләрен таба. Аңа бу эшендә Валентин Атласов ярдәм күрсәтә. Сугышчыларның каберләре барлана, аларны тәртипкә китерергә вакытын да, чыгымын да таба ханым. Иске фотографияләрне эшкәрттерә, зурайтып, затлы рамнарга урнаштыра. Бу фотосурәтләр, шәхси әйберләрдән оештырылган күргәзмә берничә, аның берсе Казанда Милли музейда эшли. Рәйсә ханымда алдан күрүчәнлек бар: Россия Президенты Владимир Путин 1 августны Беренче Бөтендөнья сугышында һәлак булучыларны искә алу көне итеп раслады. Күргәзмәнең берсе туган як тарихын өйрәнү музеенда эшләде. Күптән түгел ул Сарсаз-Баграж, Якты Күл мәктәпләрендә булды. Аларның биредә урнаштырылуы очраклы түгел. Беренче Бөтендөнья сугышында әлеге авыллардан берничә солдат катнаша.
Якты Күл мәктәп яны лагеренда ял итүче малай-кыз-ларда күргәзмә зур кызыксыну уятты. Аны ачуда хәрби комиссар Айрат Әгъләмҗа-нов катнашты. Рәйсә ханым укучыларга әлеге онытылган сугыш, Кама аръягы геройлары турында сөйләде. Павел һәм Алексей Атласовлар, Петр Новиков, Романовларның оныклары, туганнары катнашу чараны тагын да мәгънәле итте.
-Җан да, кан да тарта бу күргәзмәне карарга. Алексей Атласов минем бабамның абыйсы булган, - ди Якты Күлдә күп еллар укытучы булып эшләгән Иван Атласов.
Укучыларда Рәйсә ханымның һәр фотога тукталып, кызыклы мәгълүмат җиткерүе кызыксыну уятты.
-Полкташларның бер-берсе өчен үлеп торулары, гомумән, якташларның каһарманлыгы тәэсирләндерде, алар бит безнең бәйсезлек өчен көрәшкән, - ди VI класс укучысы Руслан Рюзи-моратов.
Укучылар һәр фотосурәт, шәхси әйберләрне кабат-ка-бат карап чыкты.
-Бик зур, әһәмиятле эш башкарылган. Беренче Бөтендөнья сугышы геройлары да тарихта эзле булырга, яшь буын аларны белергә, алар белән горурланырга тиеш. Рәйсә Марты-новага бу игелекле эшендә уңышлар юлдаш булсын, -диде хәрби комиссар.
Рәйсә Мартынова һаман эзләнүдә. Кама аръягы геройлары географиясе киңәя бара. Сарман, Менделеевск яклары геройлары да табылган. Күргәзмә республика буйлап атлый. Аның бер нөсхәсе Сарман туган як тарихын өйрәнү музеена урнаштырылган. Уфа күптән көтә аны. Тамырлар тарихка тоташкан Кече Ватан, аның кешеләре, якташлар белән илгә тугрылык, яшь буында ватанпәрвәрлек тәрбияләнә.