Бөек Жуңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәргә дә вакыт күп калмый. Республика җитәкчелеге тарафыннан әлеге мөһим датага әзерлекне башлау турында тиешле документлар кабул ителде, чаралар планы әзерләнде. Әлеге уңайдан районда да максатчан эш башланды. Узган атна ахырында Бөек Жуңүнең 70 еллыгына әзерлек буенча район комиссиясенең беренче утырышы үтте. Анда нәкъ менә 2015 елны көтеп тормыйча, юбилейга әзерлекне хәзердән үк башлау һәм беренче чиратта нинди мәсьәләләрне хәл итү турында җитди сөйләшү булды.
Җиңү көнен якынайткан ветераннарыбыз саны ел-дан-ел кими. Бүгенге көндә шәһәр-районда Бөек Ватан сугышы ветераны һәм алар-га тигезләнгәннәр 96 кеше исәпләнә. Авыл җирлеклә-рендә ветераннар бармак белән генә санарлык. Бер сугыш ветераны да калмаган авыллар инде шактый.
Дәүләт ветераннар алдындагы барлык социаль йөкләмәләрен үтәп килә. "Ветераннарга торак" программасы тормышка ашырыла башлаганнан бирле районда 377 ветеран һәм толга фатир бирелгән. Әлеге программа дәвам итә.
Утырышта юбилей елына мемориаль комплекслар, сугышта һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлләрне төзекләндерү, сугышта катнашучылар һәм тыл хезмәтчәннәре реестрын булдыру һәм кайбер башка мөһим мәсьәләләр тикшерелде.
Шәһәрдә ике һәйкәл исәпләнә. Җиңү бульварындагы Азатлык китерүче солдат һәйкәле Бөек Җиңүнең 35 еллыгын билгеләп үткәндә куелган. Соңгы елларда бульвар ярыйсы гына төзекләндерелсә дә, ул яңартуны таләп итә. Иске Зәйдәге һәйкәлне ачу 1967 елда була. Аны исә капиталь төзекләндерү кирәк. Әлеге һәйкәлне башка урынга күчерү дә уйланыла.
Авылларда 59 һәйкәл бар. Аларның 88 процентының торышы яхшы дип билгеләнсә, калганнарын ремонтлау сорала.
Утырышта киләсе елның 1 февраленә кадәр "Җиңү" фондын булдыру (район ветераннар советы карамагында), һәйкәлләргә тагын бер мәртәбә инвентаризация үткәрү, Җиңү бульварына реконструкция, юбилейга тыл хезмәтчәннәре экспозициясен ачу, әлбәттә, ветераннарга игътибарны арттыру, хәрби-патриотик тәрбияне яхшырту, юбилей чараларын массакүләм мәгълүмат чараларында яхшыртуны көчәйтү бурычы куелды. Комиссия утырышы ике кварталга бер мәртәбә үткәрелеп, билгеләнгән эшләрнең үтәлеше дә тикшереләчәк. Иң мөһиме - мондый әзерлекне ветераннар тоярга тиеш.
-Без һәр сугыш ветераны, тыл хезмәтчәне янында булып, аның нәрсәгә мохтаҗ булуын ачыкларга тиеш. Кемгәдер суыткыч, газ пли-тәсе яисә башка төр көнкүреш техникасы кирәктер. Икенче берәүдә фатирын ремонтлау ихтыяҗы булырга мөмкин. Менә шундый ярдәмне алар безнең тарафтан 2015 елга кадәр үк тоярга тиеш. Чөнки сугыш ветераннарының шактые Бөек Җиңүнең 70 еллыгын көтеп тә ала алмаска мөмкин. Безгә соңга калмао ка кирәк, аларны исән чакта сөендерик. Алар моңа лаек, - диде район башлыгы чыгышында.