Зәйдә ишегалды лагерьларында икенче сменада эш башланды. Июнь ае дәвамында 2 ишегалды лагеренда 200гә якын баланы мәшгуль итү мөмкин булды.
- Җәй ахырына кадәр әлеге лагерьлар эшчәнлеге тынмаячак. Аларда балалар белән эшләү өчен педагогик хезмәт отрядыннан мәшгуль-лек үзәге аша түләүле хезмәткә 40 әйдаман җәлеп ителде. Алар - мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары. Махсус программа буенча ишегалды лагерьларына йөрүчеләр өчен төрле мавыктыргыч, файдалы уеннар оештыру планы расланды, шәһәр эчендә экскурсияләргә йөрү мөмкинлеге тудырылды. Июль аеннан авыл җирлекләрендә дә ишегалды лагерьлары эшли, - ди яшьләр эшләре идарәсенең студентлар хезмәт отряды үзәге җитәкчесе Тимур Хәли-уллин.
Ленин урамының 27а йорты каршындагы уен мәйданчыгында эшләгән ишегалды лагереның бер көнен безгә дә күзәтергә туры килде. Биредә нигездә күрше-тирә йортлардан көн саен дистәләгән бала көндезге сәгать 1дән 3кә кадәр вакытын кызыклы итеп үткәрә. Әйдаманнары - 4нче мәктәпнең VII сыйныф укучылары Ирина Наумова белән Гөлнара Хәсәнова. Кызлар балаларның хәрәкәтле, ярышып уйный торган уеннарга өстенлек бирүен әйтә. Шуңа күрә алар лагерь программасын интернет челтәреннән кызыклы уеннар алып баетканнар.
- Әлбәттә, без программабызны яшьләр эшләре идарәсендә раслаттык. Ә балалар яңа төр уеннарда аеруча теләп катнаша. Мәсәлән, светофор дигән уенны алар аеруча үз итте. Бу, бер яктан, мавыктыргыч булса, икенче яктан, җәй көне кече яшьтәге балалар өчен юл йөрү кагыйдәләрен тагын бер кат искә төшерү, - ди Гөлнара.
Гомумән, кызларның үзләренә дә балалар белән эшләү ошаган. Беренче елын гына җәй көне акча эшләп алуга керешкән әйдаманнар киләсе елга да мондый форсатны кулдан ычкындырмаска исәпли.