Күптән көтелгән объект

2013 елның 10 июле, чәршәмбе
Кичә үзәк дәваханәдә республикада беренче булып модульле патологоанатомия бүлеге ачылды. 118 квадрат метр мәйдан биләгән бина Азнакайның "Нефтемаш" заводы эшчеләре тарафыннан тиз арада сафка бастырылды. Эксперименталь проектны тормышка ашыруга "Татнефть" ААҖ 5 миллион сумлык ярдәм күрсәтте. Бүлекне ачуда катнашкан Татарстан сәламәтлек саклау министры Айрат Фәррахов киләчәктә бу сынау проектының республиканың башка район үзәкләрендә дә тормышка ашырылачагын белдерде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International