"Сөббух Рәфыйков исемендәге премия бирү турында"
Премия бирү буенча комиссия тәкъдим иткән эшләрне карап, муниципаль район Уставының 39нчы маддәсенә нигезләнеп
1.Милли мәдәниятне, әдәбиятны һәм сәнгатьне пропагандалау һәм үстерүгә зур өлеш керткәне һәм иҗади уңышлары өчен 2013 ел Сөббух Рәфыйков исемендәге премиясе лауреатлары дип түбәндәге затларны игълан итәргә:
Әхәтов Равил Әхнәф улы - һәвәскәр рәссам, агачтан сын ясау остасы;
Гомәров Хәниф Әхмәт улы - язучы, композитор, спортчы - СССРның спорт остасы;
Шиапов Фазыл Әгъләм улы - рәссам һәм сынчы.
2.Лауреатларга премияне язучыны искә алу кичәсендә тапшырырга.
3.Әлеге карарның үтәлешенә күзәтчелек итүне Советның аппарат җитәкчесе К. Х. Габидуллинага йөкләргә.