Зәйнең иң яхшы әтиләрен тәбрикләделәр

2013 елның 9 июле, сишәмбе
 Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык  көне районыбызда   “Иң яхшы 25 әти“ баш астындагы үзенчәлекле акция белән билгеләп үтелә. Бала тәрбияләүдә ата роленә басым ясау максатын күздә тоткан бу  чара кысаларында районның белем һәм тәрбия бирү учреждениеләре тормышында актив катнашучы,  үрнәк балалар тәрбияләүче, гаилә тоткасы булган иң-иң 25 әти  аппарат киңәшмәсе барышында  район башлыгы Татьяна Воропаева кулыннан Рәхмәт хатлары алды. Алар арасында  төрле предприятие эшчеләре дә, авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре дә, спортчылар, педагоглар, эшмәкәрләр – төрле һөнәр ияләре бар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International