Зәйдә – өченче модульле ФАП

2013 елның 9 июле, сишәмбе

Татарстан республикасында сәламәтлек саклау өлкәсен модернизацияләү программасы кысаларында авыл җирләрендә беренчел медицина  ярдәме  күрсәтү учреждениеләрен яңарту дәвам  итә. Шуның ачык мисалы булып бүген районыбызның Поручик авылында модульле фелдьшер–акушерлык пункты ачылды. Ул – районда өченче шундый күркәм бина. Аксар авылында ФАП, Сәвәләйдә табиб амбулаториясе авыл кешеләре өчен югары сыйфатлы медицина ярдәме күрсәтү үзәге булуын аклады. Поручикта да, аны халык күптән көтү сәбәпле учреждениенең социаль мөһим объект булуы бәхәссез.

   Поручикта моңа кадәр беренчел медицина ярдәме элекке балалар бакчасының бер бүлмәсендә күрсәтелә иде. Агач медпункт яраксыз дип табылгач, ул шул рәвешле эшли башлаган. Ә яңа ФАП бинасы нәкъ менә агач медпункт булган урында калкып чыкты. Аны бер ай чамасы эчендә Азнакайның “Нефтемаш” заводы эшчеләре төзеп куйды. Республика программасы буенча бинага 2 миллион 70 мең сум средстволар сарыф ителде, ә район бюджеты хисабына ФАП территориясе  төзекләндерелде, төрле коммуникацияләр үткәрелде, ди үзәк дәваханә баш табибы Владимир Гуров.

– Бирегә килгәндә үк аның күркәмлегенә карап хәлегез яхшырырлык булсын, сау-сәламәт, имин яшәгез, – диде район башлыгы Татьяна Воропаева.

  ФАП авылдагы 456 кешегә хезмәт күрсәтәчәк, шуның 78е  – 18 яшькәчә бала. Биредә 29 еллык хезмәт стажы булган Валентина Глонина эшли. Шулай ук график нигезендә үзәк дәваханә табиблары да килеп, халыкның сәламәтлеге турында кайгыртачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International