«ЗУБР»лар эштә

2013 елның 2 августы, җомга

Авыл мәктәпләренең югары сыйныфында укучылардан төзелгән "ЗУБР" отрядлары быел алтынчы сезон урып-җыю эшләрендә катнаша. Яшьләр идарәсе тәкъдиме белән оештырылган әлеге отрядлар җәйге чорда, гадәттәгечә, ындыр табакларында эшли. Яшүсмерләрне эшкә өйрәтү, аларга хезмәт тәрбиясе бирү - азмы-күпме акча эшләү өчен менә дигән форсат ул.

Агымдагы елда июль-август айларында авыл мәктәпләреннән 81 укучы "Восток", "Зәй" агрофирмаларына эшкә урнаштырылды. Шунысы игътибарга лаек, махсус программа нигезендә аларга мәшгульлек үзәге аша 850 сум акча түләнә, башкарылган эш күләменә карап, әйтеп кителгән агрофирмалар да аларга хезмәт хакы түли. Яшьләр идарәсе "ЗУБР"ларны даими игътибар үзәгендә тота.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International