Зәйлеләр әзерләнә

2013 елның 30 июле, сишәмбе

Зәйдә “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит!” акциясен үткәрүгә әзерлек башланды. Быел шәһәр-районда I сыйныфка 550 бала барачак, шуның 464е – шәһәрдә, 86сы – авылларда. Белем иленә беренче мәртәбә аяк басучыларның 126сы – аз тәэмин ителгән гаиләләрдән. Димәк, аларга ярдәм кирәк булачак. Мәктәпкә баручыны җыю бүгенге көндә 10–12 мең сумга төшүен искә төшерсәк, бу балалар ярдәмгә чынлап та мохтаҗ. Зәйлеләр мондый акциядә ел саен катнаша.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International