Хөрмәтләүгә лаек буын

2013 елның 29 июле, дүшәмбе

Районда 90 яшьлек тыл ветераннарын котлау матур бер традициягә керде. Район башлыгы Татьяна Воропаева Бөек Җиңүгә зур өлеш керткән шундый ветераннарның берсе – Иске Зәйдә яшәүче Агафья Бухарованың хәл-әхвәлен белешеп, юбилее белән котлады, аңа Россия Федерациясе Президенты Владимир Путинның Рәхмәт хатын, истәлекле бүләк тапшырды. Биш бала үстергән Агафья әби Бухарова әле дә хуҗалыкта үзенә эш таба, зиһене яхшы, хәрәкәте җитез аның.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International