Әле кайчан гына чыгарылыш сыйныф укучылары БДИ һәм ГИА бирү мәшәкатьләре белән йөрсә, бу көннәрдә исә югары уку йортларына гаризалар кабул итү төгәлләнеп, абитуриентларны теге яисә бу уку йортына билгеләү исемлекләре төзелә. Дөресрәге, бу процедура 5 августта тәмамлана.
Аның каравы, шәһәребезнең политехник колледжында укырга теләк белдерүчеләрдән гаризалар кабул итү 15 августка кадәр дәвам итә. Биредә кабул итү комиссиясе эшчәнлеген туктатмый. Колледж җитәкчелеге белдерүенчә, 1 августка уку йорты 127 гариза кабул иткән. Колледж урта һөнәри белем бирү базасында уку өчен абитуриентларны түбәндәге белгечлекләр алырга чакыра: йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы, коммерция, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү, икътисад һәм бухгалтерия исәп-хисабы, компьютер системалары һәм комплекслар. Башлангыч һөнәри белем алырга теләүчеләр биредә авыл хуҗалыгы өчен тракторчы-машинист, пешекче, кондитер, эретеп ябыштыручы (электр һәм газ белән), станокчы (металл эшкәртү) белгечлекләрен үзләштерә ала.
-Гариза бирүчеләрнең күпчелеге йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы, электр һәм электромеханика җиһазларын техник эксплуатацияләү һәм хезмәт күрсәтү белгечлекләрен сайлый. Коммерция, йорт һәм коммуналь хуҗалык сервисы белгечлекләре - яңалардан. Коммерция белгечлегенә (тармаклар буенча) 12 кеше - бюджеттан түләү һәм 13 кеше коммерция шартларында туплана. Уку срогы - 2 ел һәм 10 ай. Йорт һәм комплекслы хуҗалык сервисы белгечлеге буенча уку бары тик бюджет нигезендә. Әлеге белгечлекләргә студентлар төркеме тупланып килә. Чөнки хезмәт базарында аларга ихтыяҗ зур.
Абитуриентлар кабул итүнең быелгы үзенчәлеге шунда - укырга керү өчен сынап карау булмау, әмма аттестатның уртача баллы исәпкә алына. Тулаем быелгы уку елында 162 бюджет урыны карала, - диде тәрбия эшләре буенча директор урынбасары, кабул итү комиссиясе сәркатибы урынбасары Елена Горшенина.