Бүгенге көндә районның барлык сөтчелек комплекслары, крестьян (фермер) гаилә фермаларында тәүлегенә 70 тоннадан артык сөт савып алына. Бу – бер сыердан уртача 12,1 килограмм. Әмма сөт җитештерү узган елның шул чорындагыдан кимрәк. Сөт елгасын саектырмау өчен нинди чаралар күрү кирәклеге уңаеннан “Зәй шикәре” агрофирмасының Чыбыклы комплексында әлеге тармакта эшләүче белгечләр катнашында семинар-киңәшмә узды. Анда катнашучылар биредәге терлек асрау технологиясе белән таныштылар, терлек азыгы әзерләү һәм башка мәсьәләләр белән кызыксындылар.