Айлык бара

2013 елның 18 сентябре, чәршәмбе
Республика күләмендә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту, терроризм һәм экстремизмны профилактикалау максатында 3 нән 30 сентябрьгә кадәр “Экстремизмга юк дибез!” дип аталган махсус айлык бара. Аның кысаларында профилактик чаралар үткәрү планы әзерләнгән иде. Аның нигезендә чираттагы очрашу Зәйнең 7нче мәктәптә балалар бакчалары, мәктәп, белем бирү учреждениеләре җитәкчеләре өчен оештырылды. Биредә эчке эшләр бүлеге, федераль куркынычсызлык хезмәте, прокуратура хезмәткәрләре балалар, әти-әниләр арасында алып барылырга тиешле профилактик эш юнәлешләренә тукталдылар.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International