Мөһим мәсьәләләр каралды

2013 елның 19 сентябре, пәнҗешәмбе
Зәй район Советының социаль сәясәт, мәгариф, сәламәтлек саклау һәм мәдәният буенча даими комиссиясенең чираттагы утырышында депутатлар агымдагы елның сигез аенда балигъ булмаганнар эшләре комиссиясенең шәһәрдә балалар арасында сукбайлыкны һәм җинаятьчелекне кисәтү буенча эшчәнлеге, «Татарстан Республикасында балалар сәламәтлегенә, аларның физик, интеллектуаль, психик, рухи һәм әхлакый үсешенә зыян салуны кисәтү чаралары турында» Татарстан Республикасы Законының үтәлеше, «2013 һәм 2014 елларда гражданнарга бушлай медицина ярдәме күрсәтүнең дәүләт программасы»н үтәү турында мәсьәләләр тикшерелде.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International