ЯҢАЛЫКЛАР


25
сентябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Узган атнада Чаллыда “IT чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Анда Зәй, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Актаныш районнарыннан иң күп бал җыйган мәктәп укучылары катнашты.

24
сентябрь, 2013 ел
сишәмбе
Бүгенге көндә районда 13500 пенсионер исәпләнә, шуның 9600 – шәһәрдә, 400гә якыны авылларда яши. 2033 кешенең яше 80нән, 171енеке 90нан арткан. Якты Күлдә яшәүче Агафья Краснова быел 100 яшен тутырган. Өлкәннәрнең 216сы – якын туганнары булмаган ялгыз яшәүче.
Көннәрнең салкынайтуы кеше организмына тискәре йогынты ясый. Сентябрьнең беренче ункөнлегендә (ОРВИ) кискен респиратор вируслы инфекция белән авыручылар саны районда артып киткән.
Журналист һөнәренең кызыклы, үзенчәлекле булуы яшьләрне җәлеп итә. Кече сыйныфлардан ук газетабызга мәктәп тормышы, гаилә әгъзалары, үзләре белән булган кызыклы вакыйгаларны тасвирлаган язмаларны җибәреп торулары шул хакта сөйли.

23
сентябрь, 2013 ел
дүшәмбе
“Татарстан кроссы – 2013” республика йөгерү көне кысаларында узган шимбәдә Зәйдә зур спорт акциясе үтте. Шәһәрдә йөгереш Ленин урамы буйлап һәм шулай ук Иске Зәй, Мирный бистәләрендә оештырылды. 22 авыл җирлеге үз территорияләрендә сәламәт яшәү көнен уздырды. Барлыгы районның 6500 кешесе йөгерештә катнашты.
Гүлкин авылы – урман, болын-кырларга, әрәмәләргә бай төбәк. Бу авыл – мал-туар асрау, умарта тоту өчен бик кулай. Элек биредә колхоз, нефтьчеләр умарталыклары булган, шәхси йортларда да умарта тотучылар шактый. Радик Охотников – ташландык умарталыкны аякка бастырып, ныклап кортчылык белән шөгыльләнүче эшмәкәр. Авыл җирлеге башлыгы Светлана Инькова Радикны бик тырыш, максатчан эшмәкәрләрнең берсе дип атый. Без – журналистлар да әлеге эшмәкәр умарталыгында булып, моңа шулай икәненә инандык.

20
сентябрь, 2013 ел
җомга
Хокукы белеме мәктәбе 26 сентябрьдә "Космос" яшьләр үзәгендә сәгать 11 дә инвалидлар җәмгыяте әгъзалары катнашында "Җир белән бәйле законнарның гамәлдә кулланылышы" дигән темага чираттагы шөгыльләрен уздыра.
Бүген икмәк кабул итү предприятиесе бистәсендә мәчет ачылды. Район-шәһәр мөхтәсибәтендә әлеге мәчет - 27нчесе. Гыйбадәтханәне сафка бастыруда әлеге бистә имамы Расыйх хәзрәт Шәйхразиевның өлеше зур. Бистәдә моңа кадәр мәчет юк иде.
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсеннән алынган мәгълүматлар буенча, 19 сентябрьгә районда 1710 гектарда татлы тамыр җыелды. Бу - барлык мәйданның 20 проценты дигән сүз. Уңыш гектарыннан уртача 350 центнер тәшкил итә.

19
сентябрь, 2013 ел
пәнҗешәмбе
“Татарстанның чиста урманнары” акциясенә зәйлеләр дә актив кушылды. 18 сентябрьдә 27 оешма, предприятие, учреждение хезмәткәрләре, 7 торак милекчеләре ширкәте коллективы, бюджет оешмалары, мәктәпләрнең югары сыйныф укучылары урманга тоташучы шәһәр паркында, шәһәр яны урманнарында махсус бүленгән участокларны чүп-чардан арындырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International