Рәсми Портал
ТР Рәисе
ТР Дәүләт Советы
ТР Хөкүмәте
Дәүләт хезмәт күрсәтүләре
ТР шәһәрләр һәм районнары
рус
тат
eng
Зәй муниципаль районы
рус
тат
eng
Сорау бирү
Район турында
Зәй муниципаль районы башлыгы
Идарә органнары
Авыл җирлекләре
Район составындагы муниципаль берәмлекләр
Район геральдикасы
Районының күренекле шәхесләре
Хезмәткә хөрмәт
Депутатлар корпусы
Район тормышы
Шәһәр һәм район хезмәт күрсәтү оешмалары
Программалар, проектлар, конкурслар
Муниципаль заказ
Муниципаль контроль
Кулланучыларның хокукларын яклау
Бюджет
Кадрлар политикасы
Коррупциягә каршы көрәш
Советлар, комиссияләр
ДОКУМЕНТЛАР
Статус документлары
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаштыручы документлар
Зәй муниципаль районы Зәй шәһәре эшчәнлеген регламентлаучы документлар
Шәһәр һәм район башкарма комитеты җитәкчесе карарлары
Матбугат хезмәте
Рәсми мәгълүмат
Фоторепортажлар
Зәй муниципаль районы башлыгы блогы
Районның массакүләм мәгълүмәт чаралары
Дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр
Капма-каршы бәйләнеш
Сайтны алып бару
Муниципаль районнар
Зәй муниципаль районы
Экономияләү нәтиҗә бирә
2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
Агымдагы елның беренче кварталында бюджет оешмаларында ягулык-энергетика ресурсларын экономияләү 1753 мең сум тәшкил итте. Җылылык энергиясе – 1340,7, электр энергиясе – 295, су куллану буенча154,2 мең сум акча янга калдырылды. Шул рәвешле, 261нче Федераль закон таләпләре электр энергиясе, җылылык энергиясе, су куллану буенча үтәлде. Ә менә газ куллану чыгымнары артты (36,9 мең сум). Ул мәдәният һәм мәгариф идарәләрендә күзәтелә. Җылылык энергиясенә килгәндә, мәгариф идарәсендә экономия – 823, мәдәнияттә – 498, спорт идарәсендә – 25 мең сум. Электр энергиясе буенча мәгариф идарәсе – 141,2, “Яшьлек” спорт мәктәбе 385,5 мең сум акчаны янга калдырды. Моңа электр энергиясен рациональ куллану, боз сараенда бозны планлы эретү нәтиҗәсендә ирешелде. Ә менә яшьләр эшләре һәм мәгариф ида-рәләрендә электр энергиясен куллану арту яңа җиһазларны файдалана башлау белән аңлатыла. “Йолдызлык” ял лагеренда электр насосы белән тутырылучы батут урнаштырылды. “Чаңгычы” мәктәбендә бу артуга трассалар арту, хоккей кырларында кышын яктырту графигындагы үзгәрешләр сәбәп булып тора. Салкын суга килгәндә, мәгариф идарәсендә – 169,5, яшьләр эшләре идарәсендә – 1,8, мәдәният идарәсендә 13,7 мең сум акча экономияләнде. Спорт идарәсенең, узган елның шул чоры белән чагыштырганда, чыгымы 30,8 мең сумга артык. Моңа тагын берничә мисал китерергә булыр иде. Суга артык чыгым китү суүткәргеч торбаларның тузуы һәм аларда аварияләр еш булу белән аңлатыла. Шулай итеп, агымдагы елның 1 июленә гомуми экономия 1 миллион 753 мең сум тәшкил итте. Энергия саклау потенциалын тормышка ашыруның төп факторы булып бюджет сферасы объектлары җитәкчеләренең хезмәткәрләрне бу юнәлештәге эшчәнлеккә кызыксындыруы тора.
"Зәй офыклары" газетасы
Бүлешү:
БАРЛЫК ЯҢАЛЫКЛАРНЫ УКУ
СОҢГЫ ЯҢАЛЫКЛАР
15
май, 2026 ел
Зәйлеләр үз шәһәрләренең киләчәген сайлый
2027 елда тәртипкә китереләчәк иҗтимагый территорияләрне сайлап алу буенча бөтенроссия онлайн-тавыш бирү дәвам итә.
Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды
2026 елның 1 маеннан "Бергә коррупциягә каршы!" - 2026 Халыкара яшьләр социаль коррупциягә каршы реклама конкурсы старт алды.
14
май, 2026 ел
Район башлыгы шәһәр сәнәгать предприятиеләрендә булды
Бүген район башлыгы Разиф Кәримов агымдагы икътисади вәзгыять белән танышу максатында шәһәрнең сәнәгать предприятиеләрендә булды.
13
май, 2026 ел
Зәйдә хәрби хезмәткәр Р.В. Ратниковны соңгы юлга озаттылар
Бүген Зәй халкы махсус хәрби операциядә катнашучы рядовой Ратников Родион Валерьевич белән хушлашты.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез һәм CTRL+ENTER басыгыз