Өлкәннәребез булдыра

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
Зәй районында пенсионерлар белән эшләү өстенлекле юнәлешләрдән санала. Спорт һәм туризм идарәсе ел да алар арасында йөзү буенча ярышлар уздыра. Узган атнада әлеге ярыш Өлкәннәр көне уңаеннан муниципаль район беренчелеге итеп оештырылды.
Сәламәт яшәү рәвешен, спортны үзиткән зәйлеләр арасында өлкәннәрнең күп булуы куанычлы. Алар йөзү буенча район беренчелеген көтеп ала. Ул хатын-кызлар арасында 55 һәм аннан өлкәнрәк, ирләр арасында 60 һәм аннан өлкәнрәкләр арасында 25 метр арага ирекле стильдә йөзү аерым-аерым оештырылды.
Хатын-кызлардан 55 яшьтән өлкәннәр арасында Надия Сәгъдиевага тиңнәр булмады. 60 яшьтән өлкәннәр арасында Миңниса Дмитриева җиңүче булды. Нәзирә Шәрипова белән Любовь Оборина икенче һәм өченче урыннарны бүлеште. Ир-атлардан 60 яшьтән һәм аннан өлкәннәр арасында Борис Иванов – I, Илдус Сөнгатуллин II урында. 70 яшь һәм аннан өлкәннәрдән Валентин Конюхов җиңүче булды. Спорт идарәсе җиңүчеләрне котлап, аларга Мактау грамоталары тапшырды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International