Зәйлеләр булдыра

2013 елның 17 сентябре, сишәмбе
Узган атнада Чаллыда “IT чемпион” республика бәйгесенең икенче этабына йомгак ясалды. Анда Зәй, Тукай, Минзәлә, Мөслим, Түбән Кама, Сарман, Актаныш районнарыннан иң күп бал җыйган мәктәп укучылары катнашты. Тантаналы шартларда яшь зәйлеләр призлы урыннар алулары белән тәбрикләнде. 3 нче мәктәптән VIII сыйныф укучысы Тимур Коноплев – I, 6нчы мәктәптән IV сыйныф укучысы Ксения Семенова – II, 7нче мәктәптән IV сыйныф укучысы Анастасия Столярова III урыналды.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International