ЯҢАЛЫКЛАР


22
ноябрь, 2013 ел
җомга
Белем бирү системасында югары технологияләр алга киткән заманда яшь буында кешелеклелек сыйфатларын тәрбияләүнең нәтиҗәле алымнарын куллану, хезмәт, хәрәкәтчәнлеккә юнәлтелгән шөгыльләргә игътибарны көчәйтү алгы планга килеп баса.

13
ноябрь, 2013 ел
чәршәмбе
“Энергетик” Мәдәният сараенда Әлфия Вәлиуллина җитәкчелегендәге “Мирас” вокаль-хореография халык ансамбле һәм “Ак чәчәкләр” вокаль ансамбле солистлары Кытайдан иҗади сәфәрдә булды.
12 ноябрьдә Зәй районы Советының утыз беренче утырышы булды. Депутатлар утырыш көн тәртибендә чыгарылган тугыз мәсьәләне тикшереп, тиешле карарлар кабул итте. Утырышны район Советы рәисе Татьяна Воропаева алып барды.
Хәрби хезмәткә көзге чакырылыш бара. Районнан армиягә 100дән артык егет китәчәк. Россия Коралы Көчләре сафына беренчеләр булып 18 егет (2се контракт буенча) китте, шуның 6сы – авыллардан. Егетләрне озатуда район башлыгы Татьяна Воропаева, башкарма комитет җитәкчесе Айрат Бариев катнашып, аларга хезмәтләрендә уңышлар теләделәр, бүләкләр тапшырдылар.

9
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Комсомол туган көндә
Энергетика зәйлеләр өчен районның икътисади тотрыклылыгын билгеләүче төп тармак булып тора. Бу өлкәдә зәйлеләр арасында гаилә династияләре дә санап бетергесез. Без, зәйлеләр, ил күләмендә танылган энергетикларыбыз булу белән горурланабыз.
27 октябрьдә “Ял көне” клубы кысаларында РФ Конституциясе кабул ителүнең 20 еллыгы уңаеннан оешма-предприятиеләр арасында өстәл теннисы буенча ярышлар узды.
Казанда гер спорты буенча Татарстан беренчелеге һәм чемпионаты узды. Ярышларда республика район-шәһәрләреннән 16 команда катнашты.

2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда максатчан эш бара. Әлеге җәһәттән “Кайгырту” хәрәкәте, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардияче” активистлары сугыш ветераннарының каралмаган каберлекләрен барлау, тәртипкә китерү, чистарту буенча “Хәтерлибез, искә алабыз...” дип исемләнгән акция башлады.
Музей ишекләрен ача

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International