ЯҢАЛЫКЛАР


2
ноябрь, 2013 ел
шимбә
Көннәр коры торганда механизаторлар бер минут вакытны әрәм итми эшләде. Узган ялларда һәм бу көннәрдә явып узган яңгырлар чөгендер алу темпын янә киметә төште.
29 октябрьдә “Салават күпере” балалар бакчасында Ачык ишекләр көне үтте. “Балалар бакчасы – ачык система” шигаре астында үткән чара бай эчтәлекле иде.

29
октябрь, 2013 ел
сишәмбе
Зәйдә ирекле көрәш буенча Россия Федерациясе спорт мастеры, республика, Идел – Урал төбәге, халыкара турнирлар җиңүчесе, шәһәрдәшебез Константин Волков истәлегенә ирекле көрәш буенча традицион бәйге үтте. Быел ул 8нче мәртәбә уздырылып, Бөтенроссия турниры статусын алды.
Зәй районының Сармашбаш авылы мәчетенә ураза аенда нигез салынган иде, ул Корбан гаетенә төзелеп тә бетте. Узган шимбәдә әлеге мәчет тантаналы төстә ачылды. Агач гыйбадәтханә элекке мәчет урынында калыкты
Зәй районының Югары Пәнәче авылында авыл клублары төзү республика программасы кысаларында күпфункцияле үзәк ачылды. Ул үз эченә фельдшер-акушерлык пункты, китапханәне дә алды.

26
октябрь, 2013 ел
шимбә
Район үсеше өчен төрле тармакларда фидакарь хезмәт куйган, белем бирү, сәламәтлек саклау һ.б. өлкәләрдә тырышып эшләгән, хәзерге вакытта лаеклы ялдагы мөхтәрәм райондашларыбызны хөрмәтләү йөзеннән узган ел район башлыгы Татьяна Воропаева инициативасы белән аларга «Ялта-Зәй»дә бушлай ял итү, сәламәтлекләрен ныгыту мөмкинлеге тудырылган иде.
Зәйдә авылларда яшәүче талантлы балалар арасында җыр конкурсы уздыру күркәм гадәткә әверелде. Быел ул 7 декабрьдә үткәрелә.
Температура түбәнәеп, җирне катыру сәбәпле, шикәр чөгендерен алу темпы арта төште. Соңгы мәгълүматлар буенча, районда 6539 гектарда татлы тамыр җыеп алынды.

23
октябрь, 2013 ел
чәршәмбе
Самолетлар белән элемтә тоткан
Физик затлар өчен

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International