Бөек Җиңүгә - 70 ел

2013 елның 2 ноябре, шимбә
Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан районда максатчан эш бара. Әлеге җәһәттән “Кайгырту” хәрәкәте, “Бердәм Россия” сәяси партиясенең “Яшь гвардияче” активистлары сугыш ветераннарының каралмаган каберлекләрен барлау, тәртипкә китерү, чистарту буенча “Хәтерлибез, искә алабыз...” дип исемләнгән акция башлады.
Аның беренчесе Иске Зәй бистәсе зиратында оештырылды. Чәршәмбе көнне исә Поручик авылы зиратында сугыш ветераннары Иван Дворов, Григорий Кузнецов, Вера Ванифатова, Иван Ванифатов, Степан Киселев, Николай Порозов, Дмитрий Бородин, Федор Каменский каберлекләре чүп-чардан чистартылып, тәртипкә китерелде. Аларның кабер ташына йолдыз урнаштырылды. Акциягә Поручик мәктәбенең VIII сыйныф укучылары да кушылды. Поручиктан Бөек Ватан сугышына 112 ир-егет киткән, шуларның 71е яу кырларында ятып калган. Бүген авылда исән сугыш ветераны юк. Ире сугышта үлгән бер тол апа, алты тыл ветераны яши. Поручик зиратында 8 сугыш ветераны, Әфганстанда хезмәт иткәндә табут белән кайтарылган Петр Осипов каберлеге бар.
Исәннәрнең кадерен, үлгәннәрнең каберен бел, ди халык. Каберлек өсләре корыган үлән, чыбык-чабык, ауган агачлардан арынгач, иркенләп сулыш алгандай булды. Игелекле эш – укучыларны ватанпәр-вәрлек рухында, ветераннарга хөрмәт тәрбияләүдә мөһим чара.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International